Лилия Вафина: «Интернет-блог дөнья базарына чыгарга ярдәм итте»
"Саба блогеры" проекты

Лилия Вафина: «Интернет-блог дөнья базарына чыгарга ярдәм итте»

«Калфак чигеп, океан артына»: Блогер ничек итеп педагог һөнәрен милли сувенирлар блогы белән берләштергән

“Яхшы кәеф белән башланган көн нәтиҗәле була”

   Лилия безне спорт киемнәреннән каршы алды. Иртәнге ашка кадәр физик күнегүләр белән шөгыльләнә икән. Махсус степпер тренажеры сатып алган.

“Безнең болай да хәрәкәт аз, мин күбрәк утырып эшлим, эш урыным да өйдән ерак түгел, бу тренажер йоклап торганнан соң гәүдәне яздырырга ярдәм итә. Аннары кәеф тә күтәрелеп китә, көч кимеми, киресенчә эшкә дәрт арта”,-ди ул.

Сөйләшүне чәй табыны артында дәвам итәбез. Лилия дөрес, сәламәт  туклануга да зур әһәмият бирә икән. Табында җиңелчә генә бутербродлар, кәһвә эчемлеге, яшелчәләр. Ул арада телефонына да күз төшереп ала. Төн чыкканчы шактый  хәбәрләр килгән,

“Клиентларыбыз төнлә дә йокламый безнең, товарларыбыз белән кызыксыналар”,- дип шаярта үзе.

Әлбәттә, бу сәгать аермалыгы белән дә бәйле. Әйтик, бездә төнге 12 булганда  Калифорниядә көндезге сәгать 2. Әйе, әйе, Америкадан хәбәргә чыгучылар да бар Вафиннарга.

“Җавап бирмичә булмый, безгә һәр клиент кадерле. Ярый шушы интернет дөньясы бар. Башка төбәкләрдә яшәүче, илен, телен сагынып яшәүче милләттәшләребез өчен дә зур аралашу мөмкинлеге ул. Менә бездән дә  калфаклар, чигүле мендәрләр соратып алдыралар”,- ди Лилия, ихлас елмаеп.

 

Иртәнге физкульт вакыт - Лилия Вафина
Иртәнге физкульт вакыт - Лилия Вафина

  Педагог, журналист, чигүче... 

 Лилиянең кул эшләренә хирыслыгы сабый чактан беленә. Кечкенәдән тик тора белмәгән, артык чая-шук кызчык әнисе янында аш-су тирәсендә дә бөтерелә, шул арада пумала белән рәсем ясый, медицина белән дә кызыксына. Кыскасы, булачак әни, хатын, хуҗабикә өчен кирәкле барлык шөгыльләрне дә үзләштерә. Арча педагогия көллиятен тәмамлаган кыз хезмәт юлын Эзмә урта мәктәбендә башлап җибәрә. Шул вакытта читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый. Иҗат эшенә хирыслыгы аны яңа ачылган “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясенә алып килә.

“Биредә эшләгән чагымны биогра­фиямнең иң мөһим чоры дип саныйм, - ди Лилия. Бөтен эш нульдән башланды, яңа коллектив тупланды. Сюжетлар ясау, тапшырулар төшерү кызыклы да, мавыктыргыч та иде. Иҗат эше булгач, бу һөнәр дә минем күңелемә якын иде, үземне яңа яктан ачтым”,-дип искә ала ул чорны Лилия.

Шулай да декрет ялыннан соң ул хезмәт юлын һөнәре буенча- мәгариф системасында дәвам итә. Көндезләрен үзен педагогика, тәрбия эшләренә багышласа, кичләрен яраткан шөгыленә дә вакыт калдыра. Тормыш иптәше Фәрит хатынының чигү эшенә хирыслыгын күреп, көннәрдән бер көнне хәләл җефетенә үзенчәлекле бүләк ясый: профессиональ чигү машинасы алып бирә... Шулай итеп, “Саба сувенирлары” дигән гаилә остаханәсе барлыкка килә.

Лилия Вафина үзенең эш урынында
Лилия Вафина үзенең эш урынында 

  

“Социаль челтәрләр халык белән эшләү, сату өчен иң кулай инструмент”

    Остаханәдә тиздән милли продукция: чигүле мендәрләр, калфаклар, хаситә, шамаиллар җитештерә башлыйлар. Әзер эшләнмәләрне дөнья базарына чыгарырга Вафиннарга нәкъ менә социаль челтәрләр ярдәмгә килә.

- Интернет үзе бер мавыктыргыч, кызыклы дөнья. Ансыз тормыш та бармас кебек инде хәзер. Мин дә бу дөньяга гади кулланучы буларак кереп киттем. Башта башкаларны күзәтсәм, аннары үземнең дә фотоларны урнаштырдым, сәяхәт иткән урыннарым белән бүлешә башладым. Бу башкаларга да кызыклы икәнен аңладым. Аннары инде үз һөнәрем, кул эшләрем турында да сөйләргә булдым.

Бу гаиләбез белән җитештергән сувенир продукциябезне чит төбәкләргә таратуга да ярдәм итте. Башка илләр белән элемтәләр урнашты.  Социаль челтәрләр халык белән эшләү, сату өчен иң кулай инструмент бүгенге көндә. Кеше динамика һәм тиз булганны ярата. Шунысы рәхәт, социаль челтәрләрдә һәр эшең дә, сөйләгәнең дә сакланып бара. Чыннан да ул хәзер видеокөндәлеккә әйләнде”,- ди ул.

Социаль челтәрләр -  халык белән эшләү
Социаль челтәрләр -  халык белән эшләү

   “Шәхси тормышны башкаларга күрсәтү дөресме?”

 Мин блокта шәхси тормышны махсус күрсәтмим, күз тиюдән куркудан түгел бу. Кирәк дип санамыйм. Шуңа да андый блогерларны үзем дә бик карамыйм. Мин фәкать,  эшкә һәм кешегә файдалы булган мәгълүмат белән бүлешергә генә тырышам. Кеше минем тормышның күрсәтергә теләгән кадәр өлешен генә күрә. Һәм эшкә кагылышлы булса гына. Һәм гомумән, үзен артык мактаган, үзе белән сокланган (андыйлар да бар) кешеләр белән кызыксынмыйм. Миңа башкаларга яхшы кәеф бүләк итүче,  гади һәм эчкерсез кешеләр кызык. Кешеләргә файда китерүчеләр, хайваннарга булышучыларны карыйм, - ди блогер.

“Кешеләрне күбрәк аш-су темасы кызыксындыра”

 Лилиянең бүгенге көндә социаль челтәрләрдә 10 меңгә якын язылучысы бар.Интернет-дуслары белән аралашуның төп темалары: аш-су, кул эшләре, сәяхәт һәм  аз гына юмор.

  Кешеләргә эш барышын (мәсәлән, минем калфак чиккәнемне, бизәнгечләр ясаганымны) күрсәтү кызыклы дип уйлым. Табынга ризык тезгәнеңне яки  нәрсә белән тукланганыңны күрсәтсәң дә караучылар арта. Ни өчен алай икәнен аңлата алмыйм.  Кайвакыт үзем дә дөрес туклану буенча рецептлар белән бүлешәм. Мин ризык төрләндерергә яратам. Вакытым иркенрәк булса, ничек әзерләгәнне дә төшереп җибәрергә тырышам. Шунда ук кайтавазлар килә башлый. Бу блогер өчен зур шатлык инде.

 “Һәркем дә блогер була ала”

  Минем үземне   мотивацион роликлар кызыксындыра. Косметологлар, диетологлар, спорт һәм, әлбәттә, нәни йорт хайваннары турындагы постларны яратып карыйм.  Үзем кайсы блогерларны карыйммы? Беркемне дә аерып әйтәсем килми. Һәр кеше индивидуаль, һәркем үзенчә кызыклы. Интернет киңлекләрнең чиге юк. Һәркем бу өлкәдә үзен сынап карый ала. Бары тик теләк һәм... сыйфатлы телефон гына кирәк.


Нет комментариев