Олы Кибәче авыл җирлеге волонтерлары Нуретдинова Гөлзифа һәм Дәүлиева Гөлиягә СВО зонасыннан «Фронтка ярдәм өчен» медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә СВОга ярдәм итү буенча тыгыз эш алып барыла. Җирлегебез волонтерлары Нуретдинова Гөлзифа Борис кызы һәм Дәүлиева Гөлия Тимергали кызы СВО башланганнан бирле актив волонтерлык эшчәнлеге алып баралар. Алар үз вакытларын, көчләрен кызганмыйча, гуманитар ярдәм җыю буенча һәм башка мөһим юнәлешләрдә зур өлеш кертәләр.
Сугышчан иптәшләре аларның хезмәтен югары бәяләделәр. Ватанны саклаучыларга күрсәтелгән фидакарь ярдәм һәм битараф булмаган караш өчен рәхмәт йөзеннән, фронттан Олы Кибәче авылының ике лаеклы вәкиленә Рәхмәт хатлары җибәрелде һәм «Фронтка ярдәм өчен» медальләре тапшырылды.


Нет комментариев