Гүзәл Садыйкова: биш бала анасы, блогер һәм булачак психолог
"Саба блогеры" проекты

Гүзәл Садыйкова: биш бала анасы, блогер һәм булачак психолог

«Саба блогеры»ның чираттагы герое белән таныштырабыз.

Сыр ясаудан башланган танышлык

Сатыш авылында яшәүче блогер, биш бала анасы Гүзәл Садыйкова турында сыр ясау остасы сыйфатында моннан 5 ел элек язган булганмын.

Яңа йортка күчкән вакытлары. Кухня өстәлендә сөт продуктларының ниндиләре генә юк иде! Садыйковларның республика программасы нигезендә төзелгән гаилә фермасы бар, 25—30лап терлек асрыйлар. Баштарак җитештерелгән сөтне чимал итеп кенә тапшырмыйча, бер өлешен йорт шартларында эшкәрткәннәр. Заказларны социаль челтәрләр аша алганнар. Хәзер инде үзләре өчен генә.

Гүзәл адыгейча сыр ясый
Гүзәл адыгейча сыр ясый

Гүзәл безгә тиз арада адыгейча сырны әзерләп тә күрсәтте. Тормыш иптәше исә кышларын, ферма мәшәкатьләреннән бераз бушагач, башка төрдәгеләрен ясый: качотта, качоковалло, сулугуни, прима сале, белпер кноли...

Айтишниктан — биш бала анасына

Гүзәл — тумышы белән Сабабаш авылыннан. Казанда югары белем алган. Белгечлеге буенча икътисадчы, мәгълүмат-корпоратив системалары инженеры. Диплом алгач, банкта ИТ-бүлектә эшләгән. Шунда булачак ире, үзе шикелле айтишник Илфир белән танышкан. Бухгалтер да булган. Соңгы эш урыны — Саба аграр көллияте, анда информатика һәм математика фәннәрен укыткан.

Уналты ел элек Сатышка килен булып төшкән һәм... гаилә ишәя башлагач, хуҗабикәгә әйләнгән. Ни дисәң дә, биш бала үстерә бит, кечкенәсенә әле октябрь аенда бер яшь кенә тулган.

Гүзәл Садыйкова
Гүзәл Садыйкова

Санлы көзгедәге рефлексияләр

Әмма Гүзәлне гаиләдә балалар тәрбияләүче итеп кенә күзалласагыз — нык ялгышырсыз. Көндәлек эш расписаниесе бик тыгыз аның. Хоббилары җитәрлек. Якыннарын сөлек белән дәваларга өйрәнгән. Антибиотиклар кулланмыйлар, аптечкаларында дару үләннәре генә.

Шулай да аларына тукталып тормыйча, бу юлы аны блогер буларак ачарга ниятләдек. Моның өчен, әлбәттә, иң отышлы жанр — каршы-каршы әңгәмә кору.

 Гүзәл, 1979 елгы ретро фильмдагыча әйтсәк, бу ничек булды?

— Блогерлык беләнме, инде 8–10 ел тирәсе шөгыльләнәм. Икенче балам тугач, ничектер кызыксынып китеп, социаль челтәрдә үз тормышымны ничек бар, шулай күрсәтә башладым. Алдашырга яратмыйм, турысын әйтәм. Кешенең йорты, кечкенә балалары бар икән, анда идеаль тәртип була алмый. Лентага куелган рилсларым аны караучыларга шул ягы белән ошап киткәндер, ахрысы, әкренләп аудиториям арта килде.

Роликлар белән кызыксыныптырмы, тикшереп торучылар күбәйгәнгәме яки киңәшләрем кирәк булгангамы — шулай килеп чыкты. Үземне алай күккә күтәреп блогер димәс идем. Кайвакыт туктап торам, яңадан балкып китәм. Үземә кызыклы булганга күрә блог алып барам.

Үзе салган ипиләре белән
Үзе салган ипиләре белән

Русча аудиториям дә бар. Татарча сөйләсәм, субтитрларны рус телендә язам. Ике аудиториямне дә бик яратам. Блогым аша үземә дуслар таптым дип әйтә алам.

 Гаиләдә бу шөгылеңә ничек карыйлар?

— Бер тапкыр да каршылыкка очраган юк. Әтием дә ярата иде минем блогны карарга. Ирем дә сүз әйтми. Балаларым баштарак: «Әни, син нишләп телефонга төшереп йөрисең?» — диләр иде. Хәзер күнектеләр. Әнием дә Инстаграмда үз битен ачкан иде. Димәк, нәселдән дә киләдер, бәлки.

«Биш балам — биш ирдән...»

— «Биш балабызны биш ирдән алып кайттым. Беренче баламның атасы 25 яшьлек җилбәзәк ир иде», — дигән сүзләрдән башланып киткән рилсыгызны берничә тапкыр кызыксынып карадым. Мондый провокацияле идея күңелегезгә каян килде? Шулкадәр кызыклы тема хәзер миндә шигырьгә әверелеп ята.

"Биш балам-биш бәхетем"
"Биш балам-биш бәхетем"

 

 Әгәр рилста: «Менә без биш бала үстерәбез. Беренчесен алып кайтканда 24 яшьлек самими ир-хатын булганбыз, ә безгә хәзер 40 яшь», — дип сөйләп утырсам, аны беркем дә карамас иде. Кешеләрнең реакциясе миңа кызык. Ахырына кадәр тыңлап бетергәннәр биш баламның да бер ирдән икәнен аңлаганнардыр.

Социаль челтәрләрнең үз кагыйдәсе бар: караучыларның игътибарын алу өчен син ниндидер аяктан егарлык фраза әйтергә тиеш. Шулай килеп чыкты да. Аны өч көндә 150 меңнән артык кеше карады. Реакция ул кадәр көчле булыр дип уйламаган идем. Гомумән, хейтерларга тыныч карыйм. «Молодец», — дип язучылар да булды.

Миллион ярым карау җыйган кулич

 Узган ел социаль челтәргә кулич ашап төшкән видеомны куйган идем. Аны 1,5 миллионлап кеше карады. Хейтерларны да урыннарыннан кузгатты. Мөселманнар фикеренчә, янәсе, кулич ашау татарга хәрам икән. Ә христианнар: «Безне мыскыл итеп, яулык ябып, кулич ашыйсың», — дип яздылар. Шулай итеп, ике якка да ярамадым. Начар комментны күңеле чиста түгел кешеләр генә калдыра дип уйлыйм. Ә менә кичә генә торт пешереп, ничек крем ясавымны куйган идем, аны караучы бик аз әле.

Психология — мавыгу гына түгел

 Сезнең аккаунтның профилендә «Психология. Воспитание. Вера» дигән сүзләр язылган. Шуның беренчесеннән башлыйк әле.

— Психология белән моннан 10 ел элек кызыксына башлаган идем. Бик мавыктыргыч өлкә. Балалар психологиясен, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәндем. Тәҗрибәм белән социаль челтәрләрдә бүлешә-уртаклаша, кайтавазлар ала башладым. Мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Төрле онлайн курслар үттем.

Блогымда кешеләрнең миңа карата ышанычын яулый, аларга йогынты ясый алганмын икән, бик шатмын. Чын профессионал буласым килеп, уку йортында икенче югары белемемне алам. Очраклы рәвештә таптым мин аны. Мәнфәгатьләремә туры килгән уку йорты булды ул. Яңа гыйлем алу өч елда бер миллион сумга төште. Әмма һич үкенгән юк. Укытучыларым киң күңелле. Үземә-үзем ышанмыйм да кайчагында. Тагын бер ел укысам, диплом алачакмын.

Гүзәл  тормышка гашыйк
Гүзәл  тормышка гашыйк

Квант психологиясе: кеше үзен үзгәртә аламы?

 Профилегездәге офферда «Квантовая психология» дип тә язылган. Моны гади укучыга аңлатып китик инде.

— Квант механикасында «Күзәтүче эффекты» төшенчәсе бар. Ул күренешне күзәтү күренешнең үзен үзгәртә дип раслый торган теория. Әйтик, атомнар, күзәтүче булуга карап, үзләрен төрлечә тотарга мөмкин. Башка сүзләр белән әйткәндә, күзәтү факты үзе өйрәнелә торган системаның торышын үзгәртә.

Бу хәл психологиядә дә бар. Күзәтүченең булуы сыналучыларның үз-үзләрен тотышына сизелерлек тәэсир ясый торган вәзгыятьне аңлата. Психолог йогынтысында кеше үзгәрә башлый. Ныклы игътибар астында булганда үзенең гадәтләрен яки стимулларга реакциясен үзгәртергә омтыла.

Мисалга, яратмаган эш башкаруны алыйк. Кеше үзе моны белә, ләкин эшеннән китми һәм ул аны күпмедер дәрәҗәдә бәхетсез итә. Бу ни өчен шулай, коллектив ошамыймы яки үзен күрсәтә алмыймы — шуңа игътибар итә башлый, сәбәпләрен эзли икән, күзәтүче эффекты тәэсирендәге атомнар шикелле үзгәрү кичерә. Без бер ноктаны дәвалаганда кешенең калган өлкәләрендә дә үзгәреш сизелә. Квант психологиясе менә шул була.

Гүзәл Садыйкова әйткәнчә, психология фәнен гомер өйрәнергә була. Психолог булу кызык, җитди һәм мавыктыргыч. Алар җанны дәвалый. Бу эш беркайчан да җиңел булмаячак. Гади итеп әйткәндә, психология кешене уйларга һәм хисләр кичерергә мәҗбүр иткән бөтен нәрсәне өйрәнә. Кешеләр үзләре белән кызыксыну яки бәяләү сизгәндә компетентлырак, әдәплерәк һәм яхшы күңелле булып күренергә тырышалар.

Гүзәл дә ниндидер планнар кормый, әмма үзенең алдагы тормышын психология өлкәсендә күрергә тели. Аңа уңышлар телик.


Нет комментариев