Татарстанда алты сәгать «Беспилотник куркынычы» режимы гамәлдә.
Татарстанда алты сәгать дәвамында «Беспилотник куркынычы» режимы гамәлдә. Шулай ук төнлә Казанда һәм Яшел Үзәндә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителде. «Беспилотник куркынычы» — республикага таба юнәлгән БПЛА ачыкланган очракта кертелә торган режим. «БПЛА һөҗүме куркынычы» — әгәр беспилотниклар Татарстан территориясендә табылса, ягъни алар инде төбәк күгендә яки аның чикләренә якын булса игълан ителә.


Нет комментариев