«Балкыш» реабилитация үзәге яшьләр командасы катлаулы да, кызыклы да булган «IQ-ТАЙМ» квиз-уенында көчле көндәшләр арасында мактаулы өченче урынны яулады.
«Балкыш» (АНО) реабилитация үзәге коллективының яшьләре катлаулы да, кызыклы да булган «IQ-ТАЙМ» яшьләр квиз-уенында катнашты! Безнең кызлар тирән белемнәрен, логикаларын һәм тиз җавап бирү сәләтләрен күрсәттеләр. Көчле көндәшләр арасында барган җитди көрәштә «Балкыш» командасы искиткеч нәтиҗәләр ясап, мактаулы 3 нче урынны яулады! Актив һәм сәләтле яшьләребез белән чиксез горурланабыз! Сез безнең үзәктә җылы йөрәкле профессионаллар гына түгел, ә бик акыллы, күпкырлы шәхесләр икәнегезне тагын бер кат исбатладыгыз. Командабызга яңа интеллектуаль җиңүләр, илһам һәм һәрвакыт алга баруларын телибез! Текә үрләргә, тик алга!


Нет комментариев