Курьер кимчелекле товар китергән. Кем гаепле?
Сорау - җавап

Курьер кимчелекле товар китергән. Кем гаепле?

Кулланучы почмагы

Редакциягә Сабада яшәүче сорау белән мөрәҗәгать итте. Ул Интернет-кибеттән көнкүреш техникасына заказ биргән, ә алган вакытта төргәкнең ачылганын, ә товарның ярык булуын ачыклаган. “Курьер дәгъваларны кибеткә белдерергә кирәклеген аңлатты, ә сатучы, үз чиратында, товарны китерү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Кем хаклы?” – дигән ул.

Әлеге сорау белән без республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18нче маддәсе нигезендә, сыйфатсыз товар сатылганда кулланучы үз теләге белән товарны алмаштыруны, бәяләрне тиешенчә киметүне, кимчелекләрне түләүсез бетерүне яки түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Шул ук вакытта кулланучы алдында җаваплылыкны нәкъ менә сатучы йөртә, ә транспорт компаниясе яки курьер хезмәте түгел, хәтта товар ташу вакытында зыян күргән очракта да.

Бу «кибет - китерү хезмәте» мөнәсәбәтләренең алар арасында аерым килешү нигезендә җайга салынуы белән бәйле һәм кулланучының  моңа катнашы юк. Ташучыга таләпләр хокукын соңыннан сатучы үзе белдерергә мөмкин, ләкин бу инде сатып алучыга кагылмый.

Моннан тыш, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның товарларны дистанцион рәвештә сату үзенчәлекләрен җайга сала торган 26.1нче маддәсе нигезендә, сатучы тиешле сыйфатлы товарны кулланучыга тапшыру бурычыннан азат ителми”, – дип җавап бирде  белгеч.

Фото: Ясалма фәһем
Фото: Ясалма фәһем

 


Нет комментариев