Эдуард Нагуманов: Соцпакетка компенсация акчасына шешкә каршы препарат сатып алып булмый
Җәмгыять

Эдуард Нагуманов: Соцпакетка компенсация акчасына шешкә каршы препарат сатып алып булмый

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов сөйләде.

Бүген Татарстанда 130 мең кеше онкологик авырулар буенча диспансер исәбендә тора. Аларның 63 меңнән артыгы федераль ташламага, ягъни социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы, әмма аларның 35 проценты – 22 мең 319 кеше ташламадан баш тарткан. 

«Онкологик авыру белән очрашкан пациентлар төркеме ташламалы программа ни дәрәҗәдә мөһим икәнен башкалардан да яхшырак аңлый. Шуңа да карамастан, алар арасында да акчалата компенсацияне сайлаучылар бар. Әмма онкологик авырулар вакытында чирнең кабат әйләнеп кайту куркынычы бик югары», – дип билгеләп үтте Эдуард Нагуманов.

Белгеч аңлатуынча, федераль ташламадан баш тарткан пациент үзен генә түгел, ә башка авыруларны да билгеле бер куркыныч астына куя. Ни өчен дигәндә, соцпакеттан баш тартучылар азрак булган саен, федераль фондтан республикага дарулар белән тәэмин итү өчен бүлеп бирелә торган акча да күбрәк була.

«Акчалата компенсация файдасына баш тарту пациентларны дарулар белән тәэмин итүгә тотыла торган уртак фондны киметә. Бу аңлы рәвештә кабул ителгән карар булырга тиеш. Федераль ташламага хокукы булган һәр кеше аның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен аңларга тиеш. Ташламадан баш тарткан һәр кешенең бу системага йогынтысы бар», – диде Эдуард Нагуманов.

Аның сүзләренчә, ташламадан баш тарткан пациентка бирелә торган акчалата компенсация хәтта бер елга исәпләгәндә дә кирәкле даруларга тотыла торган чыгымнарны каплый алмый. Аерым алганда, бу акчага шешкә каршы препаратларның берсен дә сатып алып булмый.

«Әгәр авыру яңадан башланса, дәвалауның яңа ысулларын кулланырга туры килә: шешкә каршы дарулар белән дәвалау, гормональ һәм нур терапиясе. Икенче урында яман шеш барлыкка килү ихтималы да арта. Нәкъ менә шушы очракларда өстәмә иминият кирәк тә инде. Дәүләтнең федераль ташламалы дарулар белән тәэмин итү чаралары шундый страховка ролен үти», – дип искәртте Эдуард Нагуманов.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/eduard-nagumanov-socpaketka-kompensaciya-akcasyna-seska-karsy-preparat-satyp-alyp-bulmyi-5929023

 Эдуард Нагуманов.Фото: Татар информ
Эдуард Нагуманов.Фото: Татар информ

 


Нет комментариев