«Инспектор-укытучы»: Югары Симет мәктәбендә башлангыч укучылар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде
Светофор

«Инспектор-укытучы»: Югары Симет мәктәбендә башлангыч укучылар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде

Югары Симет урта мәктәбендә ЮИД отряды ярдәмендә башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча мавыктыргыч чара үтте.

   Югары Симет урта мәктәбендә ЮИД отряды белән берлектә башлангыч укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча кызыклы һәм мавыктыргыч чара үткәрелде. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлап кына калмадылар, алар үзләре дә «инспектор укытучы» булып карадылар: юлны ничек дөрес кичәргә, яктылык кайтаргычларның ни өчен кирәклеген һәм ни өчен юл кырыенда телефонга игътибарны юнәлтергә ярамавын аңлаттылар.

Бигрәк тә «Светофор» уены мавыктыргыч булды: башлангыч сыйныф укучылары юл ситуациясендә карарлар кабул итәргә өйрәнделәр. Ә тагын балалар ата-аналар өчен мини — белешмәләр әзерләделәр-балалар креслоларының мөһимлеген һәм тизлек режимын үтәүне искә төшерделәр.


Нет комментариев