«Саба» бассейны коллективы СВОда катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрү буенча волонтерлык акциясендә актив катнаша.
Байлар Сабасының «Саба» йөзү бассейны коллективы Ватаныбыз иминлеге өчен битараф булмаган гражданлык позициясен күрсәтеп, волонтерлык эшчәнлеген актив дәвам итә. Бассейн хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен мөһим кирәк-ярак — маскировка челтәрләре үрү буенча акциягә кушылды.
Һәр җеп — гомерне саклап калу. Маскировка челтәрләрен ясау — авыр һәм зур җаваплылык таләп итүче эш. Фронт сызыгында хәрби хезмәткәрләрнең тормышы һәм куркынычсызлыгы турыдан-туры әзер продукциянең ныклыгына, аның дөрес тукылуына һәм сыйфатына бәйле. Волонтерлар үз куллары белән үргән һәр тасма сугышчыларны дошман күзеннән яшерергә ярдәм итә.
«Челтәргә бәйләнгән һәр төен — безнең егетләребез өчен уртак җиңүгә һәм аларның исән-имин кайтуын тәэмин итүгә керткән өлешебез. Без аларга ярдәмебезне тоюларын һәм туган йортларына сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын телибез», — дип уртаклашты акциядә катнашучылар.


Нет комментариев