12 сентябрьдә Казанда узган судомодельләштерү беренчелегендә Лесхоз мәктәбе укучылары Вилдан Шәрифуллин һәм Рәхим Закиев икенче урыннарны яуладылар
2026 елның 12 сентябрендә Татарстан башкаласы Казанда ачык судомодельләштерү спорты буенча беренчелек узды. Әлеге мәртәбәле ярышларда Саба муниципаль районы данын лаеклы рәвештә Лесхоз мәктәпләре укучылары яклады.
Яшь спортчылар осталык, түземлек һәм модельләренең камиллеге белән жюрины да, көндәшләрен дә таң калдырды. Нәтиҗәдә, безнекеләр пьедесталның икенче баскычына күтәрелеп, районга чираттагы уңышлар китерде:
- 2 нче урын — Шәрифуллин Вилдан, F-2Ю классы;
- 2 нче урын — Закиев Рәхим, F-4С классы.
Шундый югары күрсәткечләргә ирешү — тренерлар коллективының зур хезмәте, балаларның өзлексез шөгыльләнүе һәм, әлбәттә, туган төбәгебезгә карата чиксез мәхәббәт нәтиҗәсе.
Район хакимияте һәм барлык спорт сөючеләр исеменнән Вильданны һәм Рәхимне ихлас котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә яңадан-яңа биеклекләр, корычтай ныклы сәламәтлек һәм спортта зур җиңүләр телибез. Афәрин, Лесхоз егетләре! Сез — Сабаның горурлыгы!


Нет комментариев