Байлар Сабасында гомер кичерүче Флера Гарифулла кызы Мусина үзенең олуг юбилеен — 90 яшь тулган көнен каршы алды
Юбилярны чын күңелдән котларга Саба шәһәр җирлеге башлыгы Рәсих Хәсәнов, Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Саба районара почтамт җитәкчесе Рафил Заһидуллин килде. Вәкилләр Флера Гарифулла кызына иң изге теләкләрен җиткерделәр, ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә бәхете теләделәр.
Без дә, үз чиратыбызда, юбилярга чын йөрәктән исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, җан җылысы телибез. Алга таба да кадер-хөрмәттә, якыннарының игътибарын тоеп, шатлык-куанычларда яшәргә язсын!
Нет комментариев