«Мичән» бүлекчәсендә бәрәңге уңышын җыю башланды
Бу чор авыл хуҗалыгының иң мөһим этапларының берсе: уңышны вакытында һәм сыйфатлы җыю — киләчәк елда игенчелекнең нәтиҗәле булуын тәэмин итә. Басуларда техника гөрли, механизаторлар һәм эшчеләр көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Алар алдында зур бурыч тора — үстерелгән мул уңышны югалтуларсыз кыска срокларда җыеп алу. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелгы һава шартлары уңай килде, бу исә бәрәңгенең яхшы сыйфатлы һәм югары уңдырышлы булуына йогынты ясады. Хәзер төп игътибар аны саклауга салу технологиясенә биреләчәк, шулай ук орлык фонды туплау өчен кирәкле күләмдә продукция аерып алыначак.
Нет комментариев