Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбыз республика урманчыларын кабул итте.
Һөнәри осталык конкурсы җиңүчеләре чыгышлары көчле алкышларга күмелде
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне һәм Татарстан урман хуҗалыгын идарә итү дәүләт органының 105 еллыгы уңаеннан узган тантаналы чара “Сабантуй” комплексында узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.
Иртәдән һава торышы бераз болытлы булып, аз гына яңгыр сибәләп алса да, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең фидакарьлегенә, тырышлыгына дан җырлагандай, озакламый күктән кояш елмаеп, чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Иң элек урманчылар Рөстәм Миңнеханов кулыннан “Экологик иминлек” илкүләм проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты һәм “Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү” дәүләт программасы ярдәмендә сатып алынган 37 махсуслаштырылган техника ачкычларын алды.
Чара урманчыларның һөнәри осталык конкурсы кысаларында башкарылган күрсәтмә чыгышлары белән дәвам итте. Харвестер операторы агач кисү һәм телгәләү, форвайдер бүрәнәләрне төяү һәм бушату буенча биремнәрне зур төгәллек белән үтәп, аларга зур һөнәри әзерлекләре өчен алкышлар бүләк иттеләр. Шулай ук урман кисүчеләр, янгын сүндерүчеләр берничә дисциплина буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Агач кисүне ювелир осталыгы белән башкаручының хатын-кыз икәнлеген күрү чара кунакларын таң калдырды.
Тантаналы өлештә Рөстәм Миңнеханов урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлады. “Ветераннарыбызның фидакарь хезмәте белән урман хуҗалыгы өлкәсен үстерүнең ныклы нигезе салынган. Хезмәткә тугрылыклары яшь белгечләргә өлге булып тора. Бүген урман тармагында 2,5 мең кеше хезмәт куя. Монда үз эшенә ихластан бирелгән кешеләр генә эшли. Алар арасында хезмәт династияләре бик күп. Бу урманчы һөнәренең эш кенә түгел, ә күңел кушуы икәнлеген күрсәтә.
Минем үземә дә урман хуҗалыгы бик якын. Әтием Нургали Миңнеханов та гомерен урман хуҗалыгы тармагына багышлап, Саба леспромхозын җитәкләде.
Урманчылар Сабантуйлары кебек күркәм традицияләр элек-электән килде. Бу матур гадәтләрне сакларга кирәк”, – диде Республика Рәисе. Ул шулай ук урман хуҗалыгының интенсив үсешен билгеләп үтте. Тармакка инновацион технологияләр кертелүе, сыйфатлы урман орлык базасы оештырылуы, питомниклар эшләве, Саба районындагы селекция-орлыкчылык үзәге Европадагы иң зур үзәкләрнең берсе булып торуын билгеләп үтте.
Республика Рәисе урманнарны янгыннардан саклау – әлеге тармакны үстерүнең төп юнәлешләренең берсе дип атады. Әлеге өлкә хезмәткәрләренең оператив эшләве нәтиҗәсендә күп еллар Татарстанда янгын очрагы да күзәтелмәвен, урман хуҗалыгына киләчәктә дә зур игътибар биреләчәген җиткерде.
Бүген исә Татарстан урманчылык тармагы башка өлкәләргә үрнәк булып тора
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков күп еллар дәвамында Татарстан урман хуҗалыгы өлкәсендә лидерлык позицияләрен биләвен әйтте.
“Экологик иминлек” илкүләм проектының максаты – Россиядә урманнар күләмен тагын да арттыру. Бүген исә Татарстан урманчылык тармагы башка өлкәләргә үрнәк булып тора", – диде ул.
Тантаналы чара әлеге тармакның алдынгы хезмәткәрләрен һәм һөнәри осталык бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү белән дәвам итте. Алар арасында райондашларыбыз булуы тагын да куанычлы иде. Саба урман хуҗалыгы баш бухгалтеры Айнур Минһаҗев Россия Федерациясе урман хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен “Урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесенә лаек булды.
“Әлеге өлкәдә 27нче елымны эшлим. Хезмәтемне бик яратып башкарам. Үземнең данлыклы Саба лесхозында – легендар урманчы Нургали Миңнеханов якты эз калдырган хезмәт урынында эшләвем белән нык горурланам. Урман хуҗалыгы гел үсеш, яңарыш кичерә. Яңа технологияләр өстәлә, заманча махсуслашкан техника белән баетыла. Коллективтагы һәркем үзенең башкарган эшенә җаваплы карап, күңел биреп эшли. Россия күләмендәге бүләк алуыма бик шатмын, хезмәтемне күрә белгәнгә зур рәхмәт”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Айнур Минһаҗев.
Шулай ук бүләкләнүчеләр арасында Саба егете – “Урманнарны янгыннардан саклау үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Айдар Гайфуллинның Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы (Рослесхоз) Мактау Грамотасына лаек булуы да күңелдә горурлык хисләре уятты.
“Урман туе – Сабантуй бик күңелле оештырылган. Бүген урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри осталыкта гына түгел, үзләрен спортта, төрле уеннарда сынап карый алалар. Республика Рәисенә әлеге тармакка зур игътибар биргәне, матур бәйрәмнәр оештырырга мөмкинлек тудырганы өчен бик зур рәхмәт. Шундый мәртәбәле чараның үземнең туган районымда узуы аеруча күңелле, икеләтә бәйрәм!”, – ди Айдар Гайфуллин.
"Саба укыту-тәҗрибә" урман хуҗалыгының агачлар һәм куак үсемлекләре буенча урманчысы Фидәрис Нәҗипов “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы директоры Хаҗи Фәйзерахмановка Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде. Саба Леспромхозының өлкән бухгалтеры Люция Шәриповага “ТАССР төзелүгә -100ел” медале тапшырылды. Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы машинист-кранчысы Валерий Иванов “Иң яхшы харвестер машинисты-2026», Руслан Николаев «Иң яхшы форвардер машинисты-2026» номинацияләре җиңүчеләре булып танылдылар.
Ел буе тырышып эшләүче тармак вәкилләренең бер көне: Мамадыштан Әхәт Хәсәнов урман белән авыл хуҗалыгы аерылгысыз булуын билгеләп үтте.
Сабантуй мәйданы чын мәгънәсендә милли бәйрәмебезне хәтерләтте. Келәмдә көрәшчеләр –көчле беләкле урманчылар бил алышты, ярышлар бер-берсен алыштырып кына торды. Утын яру ярышын хозурланып күзәткәннән соң хәтта бәйрәмне алып баручылар – Газинур Фәйзуллин белән Әмир Әхмәдишин да түзеп тора алмадылар, бу эштә осталыкларын сынап карадылар. Авылда чыныгып үскән егетләр бу юлы да сынатмадылар.
Кыскасы, бәйрәм гөрләде, мәйданны җыр-бию ямьләде. Сәхнәдән татар эстрадасы артистлары Гүзәл Уразова, Гөлназ Асаева, Рөстәм Асаев һәм башка җырчыларның матур чыгышлары егетләргә көч-рух биреп торды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында баш батыр булып Арчадан Рәлиф Сәлахетдинов калды.
Мамадыш урманчылыгы җитәкчесе – баш урманчысы Әхәт Хәсәнов:
-Безнең эш көн дә бәйрәмдә йөри торган хезмәт түгел. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре мондый күңелле чараларда бер көн ял итәләр дә, ел буе тырышып эшлиләр. Мин 24 ел урман хуҗалыгы директоры булып эшлим. Заманында җитәкчелек кушуы белән 25 ел авыл хуҗалыгында совхоз директоры вазифасын да башкардым. Соңгы 10 елда яңадан урманчылыкка чакырып кайтарып, бүген кабат әлеге тармакта хезмәт куюым белән бик бәхетлемен. Урман белән авыл хуҗалыгы икесе нык бәйләнгән, аларны берсеннән-берсен аерып булмый. Барлык хезмәттәшләремне, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, урманнарыбыз гөрләп үссен, үзебез сау-сәламәт булыйк.
Нет комментариев