Сабаның «Игенче» КВН командасы Казанда узган ярымфиналда 1 урынны яулап, «Әйдә ШаяРТ» Татар лигасының финалына үтте.
Саба районы «Әйдә ШаяРТ» Татар КВН Лигасында кабат финалга чыкты!
15 сентябрь көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының ярымфиналы узды. Биредә 9 команда көч сынашты. Сабаның «Игенче» командасы көчле чыгышы белән 1 урын яулады һәм финалга үтте.
Команданы уңышлары белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да зур уңышлар телибез. Энергиягыз һәм тырышлыгыгыз сезгә чираттагы җиңү китерсен!
30 ноябрь көнне, барыгызны да районыбыз командасы өчен җанатырга көтеп калабыз! Килегез! Үкенмәссез!
Нет комментариев