Чемпионатта безнекеләр беренче
Татарстан Эчке эшләр министрлыгында 2009 елның 23 декабрендә аеруча куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган Мирсәет Кәбиров (Чирмешән районы ГАИ бүлекчәсе өлкән инспекторы) истәлегенә багышланган хезмәт-гамәли троеборьесы буенча ведомство чемпионаты үткәрелде.
«Динамо» спорт үзәге базасында бүләкләр өчен 41 командадан 122 хезмәткәр ату, көрәшнең хәрби алымнары һәм 1000 метрга кросста ярыштылар. Җиңүчеләрне шәхси һәм команда зачетларында билгеләделәр, командалар өч төркемгә бүленде. Район эчке эшләр бүлеге командасы III төркемдә 1нче урынны алды һәм Диплом белән бүләкләнде.
Шулай ук шәхси зачетта тикшерүче Фәридә Рәхимова да җиңү яулады.
Нет комментариев