24 август 2019 яңалыклары
-
Күп балалы гаилә янгын турында хәбәр итү системасы ярдәмендә исән калган
Янгын кичә төн уртасында Арча районының Хәсәншәех авылында чыккан.
-
“ТОННЕЛЬ” ОПЕРАЦИЯСЕ БУЛА
Агымдагы атна ахырында ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче автомобиль йөртүчеләрне ачыклау максатында “Тоннель операциясе үткәрә. Бу көнне җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үтәүләренә дә басым ясалачак. Юлларда игътибарлы булыгыз.
-
Җәйнең матурлыгы - чәчәкләрдә
Җәй – ул чәчәкләр, матурлык, яхшы кәеф һәм вакытны бушка уздырмау дигән сүз. Шуны истә тотып, Байлар Сабасы бистәсенең һәр почмагында матурлык тудыручылар табыла. Бу җәй көне генә түгел, ел әйләнәсе шулай. Байлар Сабасы бистәсендә эшләүче оешма, учреждение, предприятиеләр территориясен җәй буе аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Шундыйлар арасында иң күзгә ташланганы бистәнең балалар бакчалары территориясе. Сез дә карап хозурланыгыз һәм шаккатыгыз әле!
-
Урман селекция-орлыкчылык үзәге лабораториясендә Себер һәм Европа чыршысының плюс агачлары ачыклана
Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең микроклональ вегетатив үрчетү лабораториясендә республиканың урман фонды территориясендәге Себер һәм Европа чыршысының плюс агачларын ачыклау эшләре башланды. "Без әлегә Саба урманчылыгы участокларын тикшерәбез, – дип сөйләде лаборатория мөдире урынбасары Наил Ханов. – Аннан соң башка урманчылыкларга да бару планлаштырыла. Йөкләмә нигезендә шулай ук әлеге токымнарның in vitro клоннарын җитештерү көтелә".
-
«The Kremlin Confederation of ART» республика сәнгать фестивале
Беренче «The Kremlin Confederation of Art» фестивале 2017 елда «Конфедерацияләр Кубогы» кысаларында узды, 2018 елда ул «Футбол буенча дөнья чемпионаты» на багышланды, ә 2019 елда «WorldSkills»һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында уза.
-
Татьяна Голикова: Татарстан WorldSkills чемпионатына күңелен биреп әзерләнгән
Россия Вице-премьеры Татарстанда WorldSkills чемпионатына әзерлек югары дәрәҗәдә булуын әйтте.
-
Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин
Көндез 18-23 градус җылы булачак.
-
“Мәк-2019” операциясе бара
Республикабызда наркотиклы культураларның законсыз чәчүлекләрен ачыклау һәм юк итү, наркотик матдәләрне әзерләүчеләрне, сатучыларны тоткарлау максатыннан “Мәк-2019” ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциясе бара. Аның өченче этабы 18 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк
-
АНА КАПИТАЛЫ – ГАИЛӘ ӨЧЕН
Саба районында 2019 елда 69 анага гаилә капиталының дәүләт сертификаты тапшырылды. Әлеге акчаны кулланырга гариза белән 131 гаилә мөрәжәгать итте. Шуларның 61 проценты Ана капиталын торак кредитларын тулысынча яисә өлешчә капларга, 31 проценты торак шартларын яхшыртырга тотарга теләвен белдергән. Балаларга белем бирүгә юнәлтүне сорап – 7, айлык түләүләр өчен 1 проценты гариза язган.
-
Роспотребнадзор беренче сыйныф укучыларына прививка ясатырга киңәш итә
Беренче сыйныфта балалар, яңа мохиткә эләгеп, стресс кичерәләр һәм йогышлы авыруларга дучар булалар.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанның үрнәк гаиләләрен кабул итте
"Гаилә кыймәтләренең бәясе, кадере зур, аларга сакчыл карыйбыз", - диде Президент.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан командасына WorldSkills чемпионатында җиңү теләде
Татарстан Президенты Instagram социаль челтәрендә үз битендә чемпионатта катнашучы татарстанлылырның видеовизиткалары белән ролик урнаштырган.
-
АЙЗИЛӘ ГРАНТ ОТТЫ
Газетаны даими укучыларыбыз хәтерлиләрдер, узган ел без районыбызда үзенчәлекле яңалык яшь әниләр мәктәбе оешуы хакында, әлеге башлангычка үз инициативасы белән алынган яшь әни, бала имезү буенча консультант һәм социаль эш буенча белгеч Айзилә Вәлиуллина белән язма урнаштырган идек.
-
Гөмбәдән тулма (голубцы)
Кечерәк кенә бер күчән кәбестәне суда пешереп алабыз. Гөмбә (пешереп) һәм бер зур суганны ваклап турыйбыз да, тәменчә тоз салып, бергә болгатабыз һәм 10-15 минут кыздырабыз. Суынгач, петрушка белән пешкән йомырка (турап) өстибез. Килеп чыккан “фарш”ны кәбестә яфракларына төреп, тулмалар өстенә каймак агызабыз да газ миченә куябыз (10-15 минут чамасы пешә).
-
Рафинә Ганиуллина Төркиягә 2 кешелек юллама уйната
Соңгы арада социаль челтәрләрдә төрле бәйге: "репостлы конкурс"лар үткәрү модага керде.