24 сентябрь 2012 яңалыклары
-
УКУЧЫЛАРЫМ УҢЫШЫНА КУАНАМ
Кайсы гына укытучы сәләтле, тәртипле, тырыш, кыскасы, бар яктан да камил укучылар турында хыялланмый икән?!
-
ГАЯЗ АБЗЫЙ
Быел миңа үзем яшәгән Мәскәүне кыска гына вакытка калдырып, кызым Татьяна һәм бертуганымның улы Андрей белән Татарстанның Лаеш якларына барып чыгарга туры килде.
-
МАЙ ПЕЧӘНЕ
Мал авызына май чирәме эләкмәсә - мал юньле булмый. (Халык сүзе). Шулай бер елны май уртасында, бөтен авыл халкын шаккаттырып, киттем мин май үләне чабарга.
-
САЛИХҖАН АБЫЙ ТЕЛӘГЕ
Гомерләр тиз уза икән ул, сизми дә каласың. Әмма без яшь чакта өлкәннәргә игътибар итмибез яисә бер-ике сүз белән хәл-әхвәл сорашудан узмыйбыз.
-
ИКЕНЧЕЛӘР ЭЗТАБАР БУЛДЫ
15 сентябрь - Татарстан варислар берлегенең туган көне. Мәктәбебездә дә шушы бәйрәм уңаеннан зур чара - 2нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү булды.
-
ИГЕЛЕК ТАРАТУЧЫЛАР
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Балкыш" үзәге каршында оешкан ирекле "Волонтерлар" үзәге игелекле эшен дәвам итә. Волонтерлар районыбызда узучы төрле чараларны оештыруда актив катнашалар.
-
ХЕЗМӘТЕН ХӨРМӘТЛӘП
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә озак еллар намуслы хезмәте һәм районның җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен җаваплылыгы чикләнгән "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыяте баш инженеры Хәлил Хәтмулла улы Сабиров Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
АККАН СУ ЮЛ ТАПМАСА
Телевизорлардан күреп, газеталардан укып торабыз - су басулар халыкка зур проблема-борчулар, кайгы-хәсрәт китерә.
-
ӨЛКӘННӘР АРАСЫНДА БӘЙГЕ
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ЮХИДИ республика идарәсе "ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесе белән берлектә автомобиль йөртү осталыгы бәйгесе үткәрә.
-
БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕ УНКӨНЛЕГЕ
Балигъ булмаганнарның юлларда һәм урамнарда иминлеген тәэмин итү, балаларның юл-транспортта имгәнүен профилактикалау, шулай ук Санкт-Петербургта IV Халыкара "Тормыш иминлеге хакына юлларда куркынычсызлык" конкурсы
-
21 СЕНТЯБРЬ – ХАЛЫКАРА ТЫНЫЧЛЫК КӨНЕ
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датаның календарьга кертелгәненә быел 30 ел тулды.
-
КЫР ЭШЛӘРЕ КӨНДӘЛЕГЕ
Басу-кырларда көзге эшләр дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 20 сентябрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәрәңгенең 331 гектарында (барлыгы 510 гектар) ягъни 65 процентының уңышы җыйналып алынды.
-
ХАФИЗӘ ӘБИ ЙӨЗЬЯШӘР БУЛДЫ
"Сабыр булырга, кабаланмаска, бер эшне башкармыйча, икенчесенә тотынмаска кирәк. Әбиемнең озак яшәвенең сере - сабырлыгында", - ди Иске Мичән авылында яшәүче әбисе Хафизә әби Галимуллинаның оныгы Файмә ханым.
-
ПРОФСОЮЗ – ХАЛЫК ТӘРБИЯЧЕСЕ
Хезмәт кешесенең хокукларын саклаучы, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы ирекле һәм бәйсез җәмәгать оешмасының эшчәнлеге элеккеге кебек көчле түгел, дип уйлый идем. Бу фикерем белән бераз ялгышкан булып чыктым.