БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕ УНКӨНЛЕГЕ
Балигъ булмаганнарның юлларда һәм урамнарда иминлеген тәэмин итү, балаларның юл-транспортта имгәнүен профилактикалау, шулай ук Санкт-Петербургта IV Халыкара "Тормыш иминлеге хакына юлларда куркынычсызлык" конкурсы
үткәрелүе уңаеннан 19 сентябрьдән юлларда балалар иминлеге ункөнлеге башланды. Әлеге ункөнлек кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында мәктәпләрдә ачык дәресләр һәм башка чаралар үткәреләчәк. Ана-аталар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен балаларга үтемлерәк итеп аңлатуга кагылышлы сөйләшүләр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев