24 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Тәрбиячеләр көне якынлаша
Һәр көн иртән бала бакча ишеген ачып керүгә, аны якты йөзле, мөлаем,олы җанлы, сабыр тәрбияче каршы ала. Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, заман белән бергә атлауны таләп итә. Бер үк вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе.
-
Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәптә акча җыюга юл куймау турында искә төшерә
"Закон буенча балалар һәм укучыларның ата-аналарыннан бернинди акча җыю мөмкин түгел", - дип кисәтә министрлык.
-
АНОМАЛЬ САЛКЫННАР: ҖЫЛЫТУ КӨТӘРГӘМЕ?
Сентябрь аена хас булмаган аномаль салкыннар айның икенче яртысында килде һәм октябрь башына кадәр дәвам итәчәк. Бу турында КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итә.
-
Данир Сабиров: «Оятка кала яздым»
18 сентябрь Уникс залында Марат Мухин хитларыннан торган концерт булып узды. Данир Сабиров инстаграмда үзенең әлеге концерттагы чыгышыннан кызыклы өзек урнаштырды.
-
«Бакча - 2019»: Татарстан бакчачылары бәйрәм кунакларын нәрсә белән гаҗәпкә калдырдылар
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
-
«Һөнәрләр шәһәре SabaBalahoner»
Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. 24 сентябрьдә "Шоколад", “Кыңгырау " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр шәһәренең яңа станцияләре белән таныштылар.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра
Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы бик көтеп ала, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр, аның социаль әһәмияте бик зур.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнарына 70 ашыгыч ярдәм машинасы тапшырды
2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч хезмәтләр автопаркнын яңартуга 800 млн сумнан артык акча бүлеп бирде.
-
КАРТАЯСЫ КИЛМИ! НӘРСӘ АШАРГА?
Галимнәр озак яшәүчеләрнең рационын тикшергәннән соң кайсы азык-төлек, эчемлекләрнең картаюны кичектерүен ачыклаган. Беренче чиратта, бу – составында антиоксидантлар булган ризыклар. Бу матдәләр ДНКны җимерә һәм күзәнәкләрнең үлеменә китерә торган ирекле радикалларга каршы тора. Нинди продуктлар ашасак, тиз генә картаймаячакбыз? Хәзер беләбез!
-
Марат Җәббаров эштән бушаган техниканы мөмкин кадәр күбрәк туфракны көзге эшкәртүдә файдаланырга өндәде
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларына туңга сөрүне тәүлек буе режимында оештырырга икрәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде.
-
"Безгә бергә күңелле!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе
21 сентябрь көнне Мичәнбаш авыл клубы мөдире китапханәче белән берлектә физик яктан сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен "Безгә бергә күңелле!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырдылар. Балалар үзләренең фантазияләрен, иҗатын күрсәту мөмкинлегенә ия булдылар һәм төрле уеннарда актив катнаштылар. Бәйрәм кичәсе чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.
-
Казанда соңгы 53 елда беренче тапкыр кар катламы шулай иртә ятты
Узган төндә Татарстан башкаласында 6,6 мм кар яуды.
-
Байлар Сабасының З.Йосыпов урамында су агу улаклары төзекләндерелә
Байлар Сабасы бистәсенең З.Йосыпов урамында, җәяүлеләр урамы дип аталучы өлешендә, су агу улакларын төзәтү эше башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Инвестхолдингстрой” җәмгыяте эшчеләре аны сыйфатлы итеп башкарып чыгачакларына ышандыра. Бистәнең урамнарына заманча сулыш өрелүе исә биредә яшәүче халыкны гына түгел, килгән кунакларны да куандыра.
-
Рөстәм Миңнеханов: Һәр иртәдә нефть бәясен һәм рубль курсын карыйм
Татарстан Республикасы Президенты Казан Кремлендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ вице-президенты белән очрашты.
-
ТАССРның 100 еллыгына сәнгать әсәрләре булдыру өчен грантлар расланды
Субсидияләрнең гомуми суммасы якынча 15 млн сум тәшкил итәчәк.