24 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Илфак Шиһаповның китабында 2004 елдан бирле язылган әсәрләре тупланган
"Кеше эзлим..." китабы 2200 данә тираж белән нәшер ителгән.
-
Лилия Муллагалиева шарлотка пешерергә өйрәтә
Алманың соңгылары калды. Әчкелтеп антоновка сортыннан пирүк шәп чыга. Җырчы рецепты буенча пешерсәң, бигрәк тә тәмле була ул! «Бу тәмле, жайлы пирогның миндә дә үз рецептым бар. Бик күпләрегезгә мин аны инде җавап итеп яздым директка. Ләкин сораучылар көн дә табыла. Шуңа мин лентага куярга булдым», – дип яза ул.
-
Рафинә Ганиуллина "Яңа гасыр" телеканалында бара торган «Җәвит-кәмит» тапшыруында катнашкан
"Җәвит абыйның капка төбендә күңелле булды, хатирәләрне яңартты", дип уртаклаша җырчы.
-
Укучыларга социаль – психологик тест үткәрүне өйрәтү буенча республика семинары
23 нче сентябрь көнне Шәмәрдән лицее базасында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-психологлар өчен, 2019-2020 нче уку елында укучыларга социаль – психологик тест үткәрүне өйрәтү буенча республика семинары үтте.
-
Самосырово чүплегендә агачлар утырталар һәм күпьеллык үләннәр чәчәләр
"Самосырово" - Татарстан территориясендәге мәйданы 32 гектар булган иң зур чүплек.
-
«Авылда эшләүнең беренче елына миллион сум": Татарстанда яшь эшмәкәр мәктәбе старт алды
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Яшь фермер мәктәбе кысаларында Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл узды. Очрашу барышында Агросәнәгать комплексы өлкәсендә яшь белгечләр өчен авылда үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
-
Сириядә Татарстан мөселманнары ярдәме белән торгызылган мәктәп ачылды
2017 елда, террорчылардан азат ителгәннән соң, мәктәп качаклар өчен тулай торак сыйфатында файдаланылды.
-
Рөстәм Нәбиев гаиләсе икенчегә кемне көтә: меңләгән кешенең түземсезләнеп көткән соравына җавап билгеле
Рөстәм Нәбиев — армиягә үзе теләп, сау-сәламәт килеш китеп, аннан ярты гәүдә белән кайткан һәм тормышка чытырдап ябышып, тырышлыгы нәтиҗәсендә язмышын үзгәртә алуы белән бөтен илгә танылган шәхес. Индира белән бер-берсенә терәк булып, ир һәм хатын буларак трмыш юлыннан атлыйлар. Кызлары Сафия үсеп килә. Күптән түгел аларның икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнүе билгеле булды.
-
«Экстремизмга каршы ничек көрәшергә?» дигән темага әңгәмә-фикер алышу
23 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Экстремизмга каршы ничек көрәшергә?» дигән темага әңгәмә-фикер алышу үткәрде.
-
Илфак Шиһаповның кызы: “Бу китап белән әти яңадан туган кебек булды”
Зәринәнең кулында – “Кеше эзлим” дигән китап. Үзе елмая, үзе ашыга-ашына нидер сөйли – дулкынлануы йөзенә чыккан. “Бу китап белән әти яңадан туган кебек булды”, – ди. Төс-кыяфәте, холкы, хәтта сөйләү манеры белән дә әтисенә тартым кыздан мондый сүзләр ишетү әллә нишләтә икән. Син ушыңны җыярга да өлгермисең, ул инде сине Илфак Шиһапов дулкынына ялгап өлгергән була. Гап-гади бер истәлек, бер мизгел һәм синең күз алдында вакыйгалар җанлана
-
Фәнис Җиһанша рус телендә уйный башлый
«Театр на Булаке» театры Э.Э.Шмиттның «Мсье Ибрагим» трагикомедиясендә уйнарга татар артистын чакырган.
-
Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсенә беренче кар фотографиясен куйды
Кичә кич ТР башкаласы урамнарын кар каплады.
-
Халыкара тынычлык көне
Халыкара тынычлык көне. Ул беренче тапкыр 1981 нче елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителә. Мәктәбебездә бу көнне әхлак сәгатьләре кысаларында “Голубь мира” чарасы үткәрелде.
-
Чәчкә: «Күңел һаман да ышана алмый, авыр»
Популяр җырчы Чәчкә инстаграмда үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашуын дәвам итә. Җырчы студиядә җыр яздырган вакытта, Миңтимер Шәймиевнең фотосурәтен күргәч, әбисе белән бәйле истәлекле мизгелләрне исенә төшергән.
-
Профсоюз активисты көне белән
Хөрмәтле профсоюз активистлары һәм профсоюз эше ветераннары! Сезне шушы һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.