25 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Казанда «Ак Барс» хоккейчылары ретроматчлар оештыра
Казан клубы 19 һәм 21 декабрьдә Спорт сараенда «Салават Юлаев» һәм «Себер» клублары белән очраша.
-
КӨРӘШ БУЕНЧА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЧЕМПИОНАТЫ
22-23 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Көрәш буенча Татарстан респбуликасы чемпионаты узды. Чемпионатта 370ләп көрәшче, 40тан артык команда көч сынашты. Монда җиңгән көрәшчеләр декабрь башында Казанда узачак Россия Чемпионатында Татарстан данын яклаячак.
-
2020 елда автомобильгә бәяләр утильләштерү җыемы арту сәбәпле күтәреләчәк
Автомобильләрнең бәясе уртача 2-4 процентка артырга мөмкин.
-
Якын көннәрдә Татарстанда салкын һәм аяз һава торышы саклана
Республика юлларында салкыннар аркасында бозлавык көтелә.
-
Шекше авылында төзелгән яңа күпер биләмәсен матурлау эше дәвам итә
Җаваплыгы чикләнгән «Базовый проект» оешмасы Шекше авылында төзелгән яңа күпер биләмәсен матурлау эшен дәвам итә.
-
Әниләр көне – күңелле бәйрәм!
Җир йөзендә әнидән дә кадерле, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Ә әниләр өчен иң зур бүләк күңел җылыңны биреп, үз кулларын белән ясаган әйбердер мөгаен. Шуны истә тотып, «24» ноябрь көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, "Бәхетле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән бәйрәм открыткалары ясадык. Открыткалар балаларның әниләренә булган бөтен мәхәббәтләрен һәм хөрмәтләрен чагылдыргангадыр, берсеннән берсе матур һәм күркәм булдылар.
-
Татарстан халкының уртача хезмәт хакы 36,2 мең сумга җитте
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 5,6 процент тәшкил иткән.
-
"ГАЗель" һәм җиңел машина һәлакәтендә 15 кеше зыян күргән
Һәлакәттә бала зыян күргән һәм автомобиль йөртүчесе һәлак булган.
-
Конкурс эшләренә бәя бирү
Балалар иҗат үзәгендә берләшмәдә шөгыльләнүче укучылар өчен якынлашып килүче Әниләр көненә багышланган стенгазета конкурсы булып узды. Биредә барлык берләшмәләр дә актив катнаштылар, үзләре ясаган иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйгедә укучылар үзләренең әниләрен матур бәйрәм белән тәбрик иттеләр. Бәйге ахырында җиңүче берләшмәләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ: 3 МИФ
Без ясалма интеллект, аның мөмкинлекләре турында көндәлек ишетәбез. Бер яктан безгә ясалма интеллектның күз алдына да китереп булмастай мөмкинлекләре, безнең барлык проблемаларны чишәчәге хакында сөйләсәләр, икенче яктан, Илон Маск һәм башка галимнәр ясалма интеллектның кешелеккә куркыныч тудырырга мөмкинлеген дә исәптән чыгармаска куша. Ә чынында ничек соң? Ясалма интеллект турында без нәрсә белергә тиеш? Computer Science буенча белгеч Анатолий Гришман фикерләре белән уртаклашабыз.
-
«Яңа буын талантлары»Бөтенроссия музыка сәнгате фестивале
22 ноябрь көнне, Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, «Яңа буын талантлары» Бөтенроссия музыка сәнгате фестивале узды. Конкурста Татарстан һәм Россиянең төрле почмакларыннан-Уфа,Самара, Казан, Яр Чаллы, Йошкар-Ола,Сарман, Лениногорск, Азнакай,Буа,Базарлы Матак,Аксубай,Мамадыш, Арча,Кукмара,Байлар Сабасыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.
-
Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты
Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Авыл үзешчәннәренең һәр чыгышы тамашачыларның көчле алкышлары астында узды. Концертның икенче бүлегендә Ринат Миннебаевны Армиягә озаттылар. Авылның имам-хатыйбы Дамир Мөхәммәтҗанов Коръән укыды. Дуслары һәм туганнары аңа үзләренең изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәм бик уңышлы узды.
-
25 ноябрь – 1 декабрь көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Бүген Тинчурин театрында Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә була.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә продукция экспортлауда ярдәм итәргә әзер
22нче норябрь Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен потенциаль җитештерүчеләр-экспортлаучылар белән очрашты. Фикер алышуны ачып, Наил Залаков болай диде: «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК продукциясен экспортлауны үстерергә ниятли. АПК продукциясен экспортлау күләмен 2024 елга 360 млн. долларга җиткерүне күздә тота торган максатчан күрсәткечләр расланды. Бүген без үз продукциясен экспортлау белән кызыксынучы җитештерүчеләрне җыйдык һәм аларга ярдәм итәргә әзер».
-
Казансу елгасындагы боз өстендә бер ир-ат баланы чанада утыртып йөргән
Бер мизгелдә чана ир-атның кулыннан ычкынып киткәнен шаһитлар видеога төшереп алган.