«Яңа буын талантлары»Бөтенроссия музыка сәнгате фестивале
22 ноябрь көнне, Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, «Яңа буын талантлары» Бөтенроссия музыка сәнгате фестивале узды. Конкурста Татарстан һәм Россиянең төрле почмакларыннан-Уфа,Самара, Казан, Яр Чаллы, Йошкар-Ола,Сарман, Лениногорск, Азнакай,Буа,Базарлы Матак,Аксубай,Мамадыш, Арча,Кукмара,Байлар Сабасыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.
Катнашучыларны Россиянең күренекле сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, академиклар, илнең әйдәп баручы югары уку йортлары профессорлары, композиторлар, массакүләм мәгълүмат чаралары,шоу-бизнес вәкилләре бәяләде.
Саба балалар сәнгать мәктәбеннән вокал бүлеге укучылары (укытучысы Дәүлиева Г. Р., концертмейстер Маликова Ч. Ф.), сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалының тынлы сәнгать бүлеге укучылары (җитәкчесе Фәтхуллин А. А.) һәм фортепиано сыйныфы укытучысы Маликова Ч. Ф. катнаштылар.
Конкурс нәтиҗәләре:
Гарифуллина Айзилә-3 дәрәҗә Лауреат,
- Галимҗанова Лиана-3 дәрәҗә Лауреат,
- дуэт: Хәлимов Әдел-Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы-2 дәрәҗә Лауреаты,
- Усманов Данис-1нче дәрәҗә Лауреаты ,
- Маликова Чулпан Фаил кызы-1 һәм 3 дәрәҗә Лауреаты ( ике номинациядә)
Конкурсантларны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев