26 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Лотереяга миллионнар откан
Казан шәһәрендә яшәүче Альбина Т. "Гослото 5 из 36" лотереясында 11 миллион сумнан артык акча отуга ирешкән. Бу хакта http://prokazan.ru сайтына PR хезмәте җитәкчесе Юлия Гавришова хәбәр иткән. Отышның төгәл суммасы- 11 097 765 сум. Кызның әйтүенә караганда, лотерея билетын ул гомерендә беренче тапкыр сатып алган һәм шундый зур отышка...
-
Кар чанасында узышканда яшь спортчы һәлак булган
Әлмәт шәһәрендә кар чанасында узышу буенча узган Россия чемпионатында Яңа Уренгой шәһәреннән килгән яшь егетнең гомере өзелгән. Данил Лучин трасса буенча хәрәкәтләнгәндә чанасыннан чыгып оча һәм өстенә авыр техника килеп төшә. Иң беренче ярдәмгә шул ярышларда катнашучы игезәк сыңары килеп җитә, әмма Данилның гомерен саклап калып булмый, ул бертуганының кулында...
-
60 млн. сумнан артык акча урлап качкан инкассаторның җинаятьтәше булырга мөмкин
(Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ"). Полицейскийлар Ростов өлкәсе Сальск шәһәрендә туган, Яшел Үзәндә яшәүче 28 яшьлек Кострубин Илья Олеговичны эзли. Оператив мәгълүматларга караганда, ул хезмәттәшен яралап, инкассатор машинасында 60 млн. сумнан артык акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченконың җинаятьтәше булырга мөмкин. Искәртеп үтәбез: 23 гыйнвар көнне сәгать 11.07дә Яшел Үзәнненң Ленин...
-
Сәләтле балалар мәктәбендә КВН үткәргәннәр
-
Сабада эшләнгән сөт продуктларының тәмен татып караучылар да күп булган
Узган шимбәдә Казанның агросәнәгать паркында үткән сөт продукциясе һәм аны дегустацияләү күргәзмәсендә "Экопродукт" җәмгыяте дә катнашты һәм үз продукциясен тәкъдим итте. Азык-төлек базарын үстерү, җирле җитештерүчеләрнең югары сыйфатлы продукциясен сату өлкәсен киңәйтү һәм халык арасында популярлыгын арттыру максатыннан уздырылган күргәзмә "Татарстанныкын сатып ал!" шигаре астында узган. Чара барышында Сабада эшләнгән...
-
Сабаның “Аш-су” җәмгыяте Берлинны алган
13-18 гыйнвар көннәрендә "Аш-су" кулланучылар җәмгыяте уңганнары Гөлфия Мөхәммәтҗанова, Фаягөл Абдуллина, Муса Фәйзерахманов Әлфизә Исламова җитәкчелегендә Германиянең Берлин шәһәрендә эшләгән бөтендөнья "Зеленая неделя" авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаштылар. Сабалыларның татар ашларын дөньяга таныту максатындагы хезмәте уңай бәяләнде. "Аш-су" җәмгыятенең икмәк-булка һәм кондитер әйберләреннән оештырылган күргәзмәне күпләгән кеше карады.
-
Өстенлек – мөселманчага, хәләленә
Республикабызда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2009 елда старт алган "Татарстанныкын сатып ал!" медиаакциясе дәвам итә. Әлеге проект үз җиребездә эшләнгән товарларга ихтыяҗ барлыгына, җитештерүчеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч уятуга, кулланучылар белән ике арадагы дуслык мөнәсәбәтен арттыруга, ныгытуга этәргеч бирде. 2014 ел ахыры акция өчен аеруча үзенчәлекле шартлар тудырды. Долларның артуы...
-
Сугыш вакытында авыр гаиләләргә “Америка” паегы (ярма, писүк, чәй) бирелә башлады
Сугыш вакытында авыр гаиләләргә "Америка" паегы (ярма, писүк, чәй) бирелә башлады. Аны Шәмәрдәннән йә Иске Икшермәдән елына бер-ике мәртәбә алып кайтып тараттылар. Шәмәрдән станциясеннән халык, нигездә хатын-кызлар, җилкәләренә күтәреп, чәчүлек орлык ташыды. Булыр-булмас аяк киеме, ач тамак белән шуның кадәр җирдән 30-32 килограмм ашлык күтәреп кайтып кара әле! Чыдады инде...