26 февраль 2015 яңалыклары
-
Район Советы утырышы [фоторепортаж]
Кичә, 26 февральдә үткән район Советының чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.
-
Игътибар: 7 мартта студентлар арасында буласы чаңгы ярышлары 9 мартка күчерелде
9нче март көнне студентлар арасында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Ярышта Саба районыннан булган барлык студентлар да катнаша ала.
-
Татарстанда янгын вакытында ата-ана баласын коткарып кала алмаган
Актаныш районында 24 февраль көнне бер фатирда янгын чыккач 9 айлык баланы әти-әнисе 4нче каттагы балконнан кар көртенә тотып аталар. Кыз артыннан алар үзләре дә сикерә, ләкин бала, алган җәрәхәтләрдән, шунда ук вафат була. Яшь әти-әнине ярдәм күрсәтү машинасы белән алып китәләр. Бу хәлләрдән соң баланың әти-әнисенә карата җинаять эше...
-
Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары иҗаты
Без галстуклылар иленнән. Безнең "Таң" балалар оешмасы вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итәргә теләгән 40 варис һәм 19 эзтабарны берләштерә.
-
Мадонна сәхнәдә баскычтан егылып төшкән [+видео]
Brit Awards премиясен тапшырганда 56 яшьлек поп-йолдыз Мадонна баскычтан егылып төшкән. Ул озын мантия киеп подиумга менә торган баскычта басып торган. Биюче егет Мадоннаның өс киемен төшерергә тиеш булып, катырак тартып җибәргән. Мадонна аягында басып тора алмыйча, егылып төшкән. Туйлар.ру
-
Кабинетларга чират торучыларга 10 киңәш
1. Дәүләт органнарында нидер теркисе яки бүтән эш башкарасы булсагыз, иң элек интернеттагы uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп карагыз . Бу дәүләт хезмәтләре порталы. Анда чиратка язылырга, нинди документлар кирәклеген ачыкларга, тиешле бланкларны күчереп алырга, хәтта пошлина, салым, штрафларны алдан түләп куярга була. 2. Оешмага барыр алдыннан бөтен документларыгызны әзерләп куегыз. Хәтта...
-
Җиңунең 70 еллыгына ничә метр Георгиев тасмасы кирәк
Бүгенгә "Казанский текстиль" ЯАҖ барлыгы 1 миллион метр "Георгиев тасмасы" җитештергән. Заказлар буенча Җиңүнең 70 еллыгына 3 млн метр чамасы тасма тукырга кирәк. Бу, узган еллар белән чагыштырганда, шактый күп. "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә предприятиенең сату бүлеге җитәкчесе Елена Викторова белдергәнчә, Казан предприятиесендә Георгиев тасмасын көздән үк җитештерә башладылар. Әмма завод...
-
Сак булыгыз, алдакчыларга тотылмагыз!
Алдакчылар гел бер үк схема буенча эшли. Шалтыратып, "улыгызның, туганыгызның бурычы бар" яисә якыныгыз бәлага тарыды, дип хәбәр итәләр һәм билгеле бер сумманы терминал аша абонент номерына күчерергә кушалар. Кызганычка каршы, бу турыда сөйләп, язып торсалар да, алдакчылар тозагына эләгеп торучылар очрап тора. Әгәр дә сезгә телефон аша шикле кешеләр...
-
Килдебәк урта мәктәбе укучысы Исмагилова Дилә Республика олимпиадасы призеры
Килдебәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Исмагилова Дилә рус әдәбияты фәненнән Республика олимпиадасы призеры булды. Диләне һәм аның укытучысы Мөнирә Солтәнбәковнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алда уңышлар телибез!
-
Марска бөтенләйгә очачак кызның әнисе Татарстанда яши
Mars One проектын оештыручылар бөтенләйгә Марс планетасына күчәргә җыенучы 100 кешенең исемлеген халыкка чыгарды. Шулар арасында 27 яшьлек географ Оксана Дмитриева да бар. Аның әнисе Чаллы шәһәрендә яши. Оксана Җирне бөтенләйгә ташлап китүдән курыкмый. Ул Марс планетасында колония төзүдә катнашырга тели. Mars One программасы буенча 100 кеше арасыннан бары 24...
-
Ана капиталын алдан тотарга рөхсәт итәчәкләр
Хөкүмәттә бала туганнан соң ипотекага шунда ук акча күчерү идеясен хуплап алдылар. Яңа кагыйдәләр, документны хөкүмәт каравыннан соң, үз көченә керәчәк.