26 апрель 2021 яңалыклары
-
Якташлар очрашуы
Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Яр Чаллы шәһәрендә Саба районыннан чыккан якташларының очрашуларында катнашты.
-
27 апрельгә һава торышы
27 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -3..+2°, көндез +10..+15° градус.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары - «Твой выход» Халыкара конкурсы призерлары
25нче апрель көнне Казан шәһәрендә «Твой выход» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы булып узды.Анда балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы бию бүлеге укучылары катнашты.
-
"Койрыксыз сандугач" спектакле
24нче апрель көнне Язлы Арташ мәдәният йорты сәхнәсендә, Россия һәм Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы-драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел, Татарстан Республикасында үткәрелүче туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Саба муниципаль районы оешма-предприятие коллективлары арасында үткәрелүче “Театр яктылыкка, нурга илтә!” фестивале кысаларында, Фәнис Яруллинның «Койрыксыз сандугач» пьесасы буенча спектакль куелды.
-
Журналистлар берлеге әгъзалары Тукай һәм Ямашев каберенә чәчәкләр салды
«Татмедиа» АҖ директоры Шамил Садыйков Тукайны татар халкын шигъри юллары аша уята торган милли маягыбыз дип атады.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Татарстан мирасы» халыкара конкурсы призерлары
24нче апрельдә Казан шәһәрендә Н.Г.Җиһанов исемендәге татар мәдәнияте һәм сәнгатенең «Татарстан мирасы» халыкара конкурсы узды.
-
Казанда өч яшьлек малай тәрәзәдән егылып төшеп үлгән
Тикшерү комитеты әлеге факт нигезендә «Саксызлык буенча үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
-
АО «Транснефть – Прикамье» отмечено Почетной грамотой Международного интернет-конкурса «Страница семейной славы»
Корпоративный интернет сайт АО «Транснефть – Прикамье» отмечен Почетной грамотой международного конкурса «Страница семейной славы» за создание тематического раздела, посвященного Победе в Великой Отечественной Войне.
-
Миңнеханов һәм Шәймиев шагыйрьнең туган көнендә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин билгеләп үткәнчә, Тукай танылган язучылар һәм мәдәният эшлеклеләре арасында бердәнбер түгел, әмма ул татар халкы өчен һичшиксез беренче урында тора.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Шаян ТВ" каналында чыгыш ясадылар
24нче апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбе һәм Шәмәрдән филиалы музыка бүлеге вокал сыйныфы укучылары "Сәйлән" музыкаль тапшыруы өчен "Шаян ТВ" балалар телевидениесендә катнаштылар. Һәр шимбә көнне бу тапшыру республиканың барлык районнарыннан талантлы балалар белән эфирга чыга. Саба районыннан "Бәллүр"(җит. Дәүлиева Г. Р.) һәм"Энҗе бөртекләре" (җит. Аксанова Л. М.) вокаль ансамбльләре бик матур чыгыш ясадылар. Афәрин!
-
Безнекеләр дә бүләк алды
Җирле үзидарәләр көне алдыннан Казанда традицион тантана булды.
-
Халыклар бердәмлеге фестивале
Ел саен 29нче апрельдә бөтен дөнья буенча Халыкара бию көне көне булып санала. Биюнең барлык стильләренә багышланган бу бәйрәмне 1982 елдан Халыкара бию советы инициативасы белән билгеләп үтә башладылар. Әлеге бәйрәмнең төп идеясе - биюнең барлык юнәлешләрен берләштерү, ә бию көне - аны олылау өчен сәбәп, шулай ук аның барлык сәяси, мәдәни һәм этник чикләрне узу сәләте, кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына берләштерү мөмкинлеге.
-
Сәнгать мәктәбе укучылары Альфрид Муллахмәт улы Шәймәрдановның күргәзмәсендә булдылар
23нче апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы рәсем бүлеге укучылары автор чакыруы буенча Саба районы Сабабаш авылында туып-үскән күренекле Казан рәссамы Шәймәрданов Альфрид Муллахмәт улының юбилей күргәзмәсендә булдылар. Россиянең күп кенә танылган сәнгать белгечләре фикеренчә, Альфрид Шәймәрданов беркатлы рәсем классигы булып тора.
-
Укучылар булачак «Сәләт Саба» әйдаманнары белән очрашты
Балалар Иҗат үзәгендә һәм район мәктәпләре базаларында «Сәләт Саба» аланының быелгы смена әйдаманнары белән кызыклы очрашулар булып узды. Сәләт ул - дәүләт, сәләтле балалар дәүләте. Сәләт ул — мохит. Белемгә, иҗатка тартылган балаларны барлау, сайлау, үстерү мохите. Нәкъ менә шул юнәлешне күз уңында тотып һәм җәйге сменага әзерлек максатыннан үткәрелде әлеге очрашулар.
-
Тукай рухы кайта күңелгә
26 апрельдә татар дөньясы Туган тел көнен бәйрәм итә. Әлеге бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 1992 елның 22 февраленнән игълан ителгән. Татар теле – иң матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Матурлыгы әдипләребез иҗатларында да, халкыбыз моңнарында да ачык чагыла. Бүгенге сәхифәбез дә районыбыз каләмсөярләре иҗатларына багышлана.