Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Татарстан мирасы» халыкара конкурсы призерлары
Яңалыклар

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Татарстан мирасы» халыкара конкурсы призерлары

24нче апрельдә Казан шәһәрендә Н.Г.Җиһанов исемендәге татар мәдәнияте һәм сәнгатенең «Татарстан мирасы» халыкара конкурсы узды.

Конкурс нәтиҗәләре: "Хореография" номинациясендә»: “Яшьлек” бию коллективы (җит.Мөбәрәкҗанова А. З.) – 1 дәрәҗә Лауреат; “Асылташ " бию коллективы (җит.Гарипова Г. М.) - 1 дәрәҗә Лауреат.

"Фортепиано" номинациясендә»: Мөхәммәдиева Мәрьям (җит.Яхина Г. И.) - 2 дәрәҗә Лауреат; Хөснетдинова Динара (җит.Яхина Г. И.) - 3 дәрәҗә Лауреат;

Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев