26 август 2017 яңалыклары
-
Мин аларга бәхет теләдем
Яшьлек матур инде ул. Чәчәк кебек. Янәшәңдә яраткан кешең дә булса, ул тагын да ямьләнә, балкып китә. Хәзер үзебезнең бу матур чаклар шактый ерак китеп барган бер мәлдә, замана яшьләренә сокланып карый башладым. Бигрәк тә яшь парларга. Дөрес, аларның төрлесе бар. Кайсысын күрмәс өчен, ирексездән күзеңне йомарга да туры килә....
-
Яңа сезонда яңа тапшырулар да була, ТНВга Ләйлә Дәүләтова белән Җәвит Шакиров та кайта!
"Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе яңа сезонга әзерләнә. Тамашачылар өчен әзерләнгән яңа тапшырулар, үзгәрешләр, яңалыклар турында "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов белән урынбасары Данил Гыйниятов "Шәһри Казан" га биргән эксклюзив әңгәмәдә сөйләде. ТНВ акрынлап НD форматка күчә. Гади тел белән әйткәндә, бу югары сыйфат дигәнне аңлата. Барлык федераль...
-
Бик ансат әзерләнә торган тәмле салат РЕЦЕПТЫ
Моның өчен 500 гр кәбестә, 250 гр ярымысланган казылык, 1 банка консервланган борчак, майонез (теләгән кеше тоз, борыч та сала ала) кирәк. Кәбестәне озынча нечкә итеп, казылыкны саламлап турыйбыз. Аларга борчак белән майонез кушабыз. Тоз-борыч сибәбез. http://shahrikazan.com
-
Дөньяның төрле илләрендә уку елы кайчан һәм ничек башлана?
Фото: Һиндстан мәктәбе 1 сентябрь - Белем көне. Безнең өчен генә түгел, Советлар Союзына кергән барлык дәүләтләрдә дә уку елы 1 сентябрьдә башлана. Белем бәйрәменең атрибутлары бар - тантаналы линейка, мәктәп формасы, укытучыга чәчәкләр - (гадәттә, кашкарыйлар), беренче кыңгырау. Ә башка илләрдә уку кайчан һәм ничек башлана? "Интертат"тан күзәтү. Европа...
-
Facebook социаль челтәрендә куркыныч компьютер вирусы тарала
Әлеге вируска «Касперский лабораториясе» хезмәткәрләре юлыккан. (Казан, 26 август, «Татар-информ»). Facebook социаль челтәрендә Messenger кушымтасы аша куркыныч компьютер вирусы тарала, дип яза «Известия». Кулланучының вирус белән зарарланган хәбәрдә таныш булмаган видеороликны ачарга тәкъдим ителә. Сылтама буенча күчкәч, видеодан сәхифә ачыла, шуннан соң Mozilla Firefox һәм Safari браузерлары кулланучыларга Flash Player...
-
Бер көндә дүрт мәет озаткан Тәнзилә Садыйкова: «Кояш чыккан саен елыйсым килә»
Тәнзилә апа Әҗәл авылының иң матур урыннарының берсе - Чишмә урамында яши. Моннан 41 ел элек Апас районыннан Татар Әҗәле авылына Садыйковлар гаиләсенә килен булып төшкән. «Тәнзилә кебек изге күңелле, ярдәмчел кеше авылда юктыр», - диләр авылда аның турында. Ул йөри алмаучы каенанасын, сукыр күршесен, озак еллар тәрбияләп, соңгы юлга...
-
Оныгын эссе машинада калдырып, аның гомере өзелүдә гаепләнүче Сергей турында авылдашлары: «Ул бик җаваплы кеше иде – язмыштыр»
Бөгелмә районының Ефановка авылы кешесе 42 яшьлек Сергей Мисько 2 яшьлек оныгын саф һава суларга дип шәһәрдән үзләренә кунакка алып кайткан. Юлда бала машинада йоклап киткәч, аны уятмаган, ишеген бикләп калдырган... һәм бала турында оныткан. Хуҗалык эшләрен башкарган, печән чапкан, машинасына төштән соң гына чыккан. Ул вакытка бала инде үлгән...
-
Яшелчә бәяләре төшә
Ткачев Россиядә алга таба яшелчәләрнең бәясе арзанаер дип фаразлый. Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар-июль айларында аларның бәясе 18,3 процентка арткан. (Казан, 26 август, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиядә алга таба яшелчәләрнең бәясе төшәр дип фаразлый. «Аларның бәясе, быелгы уңышы исәпкә алып, арзанаячак», - дип белдерде ул журналистларга. Бу...