Ткачев Россиядә алга таба яшелчәләрнең бәясе арзанаер дип фаразлый.
Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар-июль айларында аларның бәясе 18,3 процентка арткан.
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиядә алга таба яшелчәләрнең бәясе төшәр дип фаразлый. «Аларның бәясе, быелгы уңышы исәпкә алып, арзанаячак», - дип белдерде ул журналистларга. Бу...
Ткачев Россиядә алга таба яшелчәләрнең бәясе арзанаер дип фаразлый.
Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар-июль айларында аларның бәясе 18,3 процентка арткан.
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиядә алга таба яшелчәләрнең бәясе төшәр дип фаразлый. «Аларның бәясе, быелгы уңышы исәпкә алып, арзанаячак», - дип белдерде ул журналистларга. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Быел яшелчәләр иң нык кыйммәтләнгән продукция рәтенә керде. Росстат мәгълүматлары буенча, гыйнвар-июль айларында аларның бәясе 18,3 процентка арткан.
Әмма яңа уңыш өлгерү белән алар арзаная башлады. Росстат 16 августта хәбәр иткәнчә, узган атнада аларның бәясе 3,8 процентка (аннан алдагы ике атнада - 3,9 һәм 3,7 процентка) кимегән. Шул исәптән, кәбестә - 10,6, бәрәңге, суган, кишер һәм помидор 6,1-9,4 процентка очсызланган.
Нет комментариев