27 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Саба кызы "Татарстан гүзәле - 2015" конкурсы финалисты
Кичә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Татарстан гүзәле-2015" XVII республика конкурсы кысаларында Татарстанның иң гүзәл кызы исеме игълан ителде. Ул - Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенең беренче курсында белем алучы 18 яшьлек Виктория Романова. Казаннан 19 яшьлек Алисә Маненова - беренче, Чаллыдан 18 яшьлек Гөлчәчәк Акбитова икенче вице-мисс дип табылды. Әлеге...
-
Балаларга сексуаль характердагы җинаять кылуда шикләнелүчене эзлиләр [+фото]
Казан полициясе балаларга карата сексуаль характердагы җинятьләр кылуда шикләнелүче ир-атны эзли.
-
Татар Икшермәсе, Яңа Мичән, Завод Нырты авылларыннан килгән укучылар әти-әниләре белән бергә җавап тоттылар
21 гыйнварда район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән киңәйтелгән утырышында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән кергән 20 административ материал каралды. Аларның күбесе гаиләдә балаларын укыту-тәрбияләүдә үз бурычларын тиешенчә үтәмичә, битарафлык күрсәткән әти-әниләргә кагылышлы иде. Шәмәрдән, Язлы Арташ, Саба, Татар Икшермәсе авылларыннан булган ата-аналар...
-
Тенеки авылында яшәүче Вазифа әби Галиевага 101 яшь тулды
23 гыйнварда Тенеки авылында гомер итүче Галиева Вазифа Шәйдулла кызына 101 яшь тулды. Вазифа әбине туган көне белән Юлбат авыл җирлеге башлыгы Т.Р.Шәмсиев, «Юлбат» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш агрономы Ф.Ф. Хисамиевлар котладылар.
-
Югары Утар балалар йортына тыл ветераннары кунакка килгән
22 нче гыйнвар көнне безнең балалар йортында тыл ветераннары белән очрашу булды. Ямь өстенә ямь булып, шул ук көнне, Балтач районы Кенә авылы укучылары , үзләренең җитәкчеләре белән кунакка килеп төштеләр. Алар безгә үз көчләре белән әзерләнгән бик матур концерт бүләк иттеләр.Балаларга уку кирәк-яраклары, тәм-томнар алып килгәннәр иде.Бу концертны Шәмәрдән...
-
Саба районында фермерлар йөздән артык
24 гыйнвар көнне район Башкарма комитеты утырышлар залында Саба районы фермерлары киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы фермерлар ассоциациясе башкарма директоры Гөлфирә Ризаева, район фермерлары катнашты. Бүген Саба районында 100 дән артык фермер исәпләнә. Алар ассоциациягә берләшкән һәм үзләренең җитәкчеләре бар. Ул Олыяз авылыннан...
-
Мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиада үтте
26 гыйнвар көнне Байлар Сабасында мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы кышкы Спартакиаданың йомгаклау ярышлары булып үтте. Бирегә җыелган хезмәткәрләр шорт-трек, канат тарту, дартс, хатын-кызлар "отжимание", ир-атлар турникта тартылу буенча үз көчләрен сынадылар. Ярышлар мавыктыргыч һәм бик күңелле үтте. Гомүми нәтиҗәләрдән сон, командалар арасында беренче урынны Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен...
-
Сатыш авыл җирлегендә җыен узды (фоторепортаж)
Рөстәм Исмәгыйлев фотолары.