Мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы Спартакиада үтте
26 гыйнвар көнне Байлар Сабасында мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы кышкы Спартакиаданың йомгаклау ярышлары булып үтте. Бирегә җыелган хезмәткәрләр шорт-трек, канат тарту, дартс, хатын-кызлар "отжимание", ир-атлар турникта тартылу буенча үз көчләрен сынадылар. Ярышлар мавыктыргыч һәм бик күңелле үтте. Гомүми нәтиҗәләрдән сон, командалар арасында беренче урынны Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен...
26 гыйнвар көнне Байлар Сабасында мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы кышкы Спартакиаданың йомгаклау ярышлары булып үтте. Бирегә җыелган хезмәткәрләр шорт-трек, канат тарту, дартс, хатын-кызлар "отжимание", ир-атлар турникта тартылу буенча үз көчләрен сынадылар. Ярышлар мавыктыргыч һәм бик күңелле үтте. Гомүми нәтиҗәләрдән сон, командалар арасында беренче урынны Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Икенче урынга Икшермә кадет интернат-мәктәбе һәм өченче урынга Шекше урта мәктәбе иреште. Җиңучеләргә грамота һәм акчалата бүләкләр, командаларга спорт җиһазлары алу өчен сертификатлар тапшырылды. Иң көчлеләр Саба районы данын яклап, 20нче февраль көнне, Спартакиаданың республика этабында катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев