27 август 2015 яңалыклары
-
Казанда яңа төзелә торган йорт яна [+фото]
Бу хәл бүген көндез шәһәрнең Чистай урамында була. Әбсәләмов 19 адресы буенча, Чистай урамы кисешкән урында җылыткыч яна башлаган. Янгынның төзелештәге чүп-чардан чыккан булуы мөмкин. Зыян күрүчеләр теркәлмәгән. Интертат.ру
-
Татарстан кызы "ВКонтакте" да откан «BMW» фотсын күрсәтте
Чаллыда яшәүче 14 яшьлек Аида "ВКонтакте" челтәрендәге төркемдә оештырылган бәйгедә «BMW» машинасын отты. Шушы көннәрдә ул Санкт-Петербургка призны алырга барган. Челтәрдәге битендә «BMW» белән фотосын да урнаштырган. Матбугат.ру № --- | 27.08.2015
-
Йөрәгең бармы авыл?!
Мәктәп еллары һәркемнең күңел түрендә иң матур хатирәләр булып яши торгандыр. Унбер ел белем һәм тәрбия биргән белем йортым - И.С.Башкиров исемендәге Завод - Нырты гомумбелем бирү мәктәбе белән бәйле истәлекләрне бик еш хәтеремдә яңартам.
-
Юлларда дистанцияне саклагыз, алайса... [+видео]
-
Татарстанны дөньяга таныткан 25 вакыйга һәм бренд
Казан ун ел эчендә Россиянең провинциаль шәһәреннән Европа дәрәҗәсендәге калага әйләнде, ә Татарстан әледән-әле федераль һәм дөньякүләм матбугат чараларында мактала. Республика көне һәм яңа дәүләтчелекнең 25 еллыгы уңаеннан, Татарстанны халыкара мөнбәргә менгергән 25 вакыйга һәм кадерле брендларны барларга булдык. Казанның меңьеллыгы 2005 елда халык Казанның меңьеллыгын атна буе бәйрәм итте....
-
Тугыз яшьлек малайны комбайн ике аяксыз калдырган
Башкортстанның бер авылында яшәүче бер хатын ике баласы белән төнгә каршы кукуруз басуыннан кукуруз чәкәннәре җыярга чыккан. Алар якынлашып килүче комбайнны күрми калганнар. Ә кукуруз биек булып үсү сәбәпле комбайн штурвалы артындагы адәм боларны күрмәгән. Бермәл малайларның берсе чапкыч аппарат эченә кысылган. Бер сәгать буена аны аннан алырга маташканнар. Баланы...
-
Россиядә гадәти булмаган автозавод төзергә уйлыйлар
Электромобильләр җитештерү буенча завод Санкт-Петербург янында барлыкка киләчәк. Үзенчәлеге шунда - биредә бары электромобильләр генә җитештерелә. Инвестицияләрнең чагыштырмача күләме 50 миллион доллар тирәсе. Проект буенча электромобиль литий-ионлы аккумулятор батареялары белән эшли. Инвестпроектны тормышка ашыру буенча эшче группа төзелгән инде. Заводны төзү өчен берничә мәйданчыкны тикшергәннәр инде. Дөрес, электромобиль үз конструкциясе...
-
Сыерың булса - өч мең сум синеке
Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Республика җитәкчелеге карары нигезендә быел бер савым сыерга субсидия күләме - 3000 сум, кәҗәгә исә (1 яшьтән) 1000 сум итеп билгеләнгән. Әлеге субсидияләрне алу өчен тору урыны буенча авыл җирлеге идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тик бер шарт бар: кешеләр ел...
-
Сабада җылы һәм яңгырлы һава торышы көтелә
Бүген, 27 августта, Татарстан Республикасында аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгырлар язачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын.
-
Бүген, 27 август - Россия киносы көне
-
Шекше авылында "Музыкаль десант" [фоторепортаж]
-
26 бала алкоголь белән агуланган
13 һәм 14 яшьлек яшүсмерләрнең гомере чак өзелми кала. Татарстанда агымдагы елның 7 аенда 26 бала алкоголь белән агуланган. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 тапкыр арткан дигән сүз. Иң күбе Чаллы балалары зыян күргән. Әлмәттә нибары бер бала шундый аяныч хәлгә тарыган. Әлмәт таңнары
-
Татарстанга Кытайдан күп киләләр
Быелның беренче ярты елында Кытайдан килүче туристларның саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 24 процентка арткан. Төгәлрәк саннарга килгәндә, ярты ел эчендә республикада 2,6 мең Кытай кешесе булып киткән. Туристларның күбесе Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә килгән. Алар арасында журналистлар белән блогерлар күп. Социаль челтәрләрдән актив...
-
Бу атнада өч көн ял итәбез
Күптәнге гадәт буенча без 30 августта ял итәргә күнеккән. 2015 нче елда бәйрәм көн булган 30 август якшәмбегә туры килә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, эшләми торган бәйрәм көне гадәти ял көненә туры килгән очракта, бәйрәм ялы бәйрәм көненнән соң килүче эш көненә күчерелә. Шуна күрә якшәмбе...