Сабада җылы һәм яңгырлы һава торышы көтелә
Бүген, 27 августта, Татарстан Республикасында аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгырлар язачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын.
Төнлә республика буенча 8-13, көндез 19-24 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнәтирә мохит мониторингы идарәсе.
Сабада да алмашынучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Көндез 20-22 градус җылы көтелә.
28 августка каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы 12-14 градусны тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев