27 август 2017 яңалыклары
-
Аксубай районында юл-транспорт һәлакәте булган
Фаҗига Чистай - Аксубай трассасының 49 нчы чакрымында була. (Казан, 27 август, "Татар-информ"). Аксубай районының Иске Кирәмәт авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган, зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Фаҗига Чистай - Аксубай трассасының 49 нчы чакрымында була. Һәлакәт урынында...
-
Юлда барган вакытта, бер автобусның тәгәрмәчләре яна башлаган
Юл-транспорт һаләкәте Фрунзе урамындагы 15 нче йорт каршында килеп чыккан. (Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казанның Киров районында «НефАЗ» пассажир автобусының, юлда барган вакытта, тәгәрмәчләре яна башлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Юл-транспорт һаләкәте Фрунзе урамындагы 15 нче йорт каршында килеп...
-
Җырчы китте... (Күрше авыл кызы – җырчы Хәния Фәрхигә багышлыйм)
Җырчы китте... Аптырашта халык Аяз көнне яшенме сукты? Кичә генә җырлап торган сынын Нинди каһәр килеп, ник екты? Колач җәеп чыктың син сәхнәгә Анда яшәү тоеп, бар хөрлек. Сиңа халык үзе канат куйды, Яшәү дәрте бирде һәм көрлек. Гади авылчыктан чыккан бер кыз Җырлады да фәкать җырлады, Яраклашмады артык дөньяга,...
-
Янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан ике кешене коткарган
Гадәттән тыш хәл Кол Гали урамындагы 9/95 йортындагы бер фатирда килеп чыккан. (Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күпкатлы йортта янгыннан ике кешене коткарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Алдагы көнне көндез янгын сүндерү элемтәсе пункты...
-
18 кешенең үлеменә китергән фаҗиганең сәбәпләре ачыкланды
Кубаньда 18 кешенең үлеменә китерән фаҗиганең сәбәбе - автобусның тормозлары эшләмәү, дип хәбәр иткән Ространснадзор. Исегезгә төшерәбез, моннан берничә көн элек Краснодар краенда вахта автобусы диңгезгә егылып төшкән иде. Әлеге фаҗигадә 18 кеше һәлак булды, 24е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Хастаханәдә дәваланучылар арасында автобус йөртүчесе дә бар. http://shahrikazan.com
-
1 Сентябрьгә әзерлек: беренче сыйныфка баручы бала нәрсәләр эшли белергә тиеш?
Сентябрь якынлашуга, баласын I сыйныфка озатучы ата-аналар борчуга кала: барысын хәстәрләп өлгерербезме, ниләрне онытмаска? Мәктәп бусагасыннан атлап кергәннән соң баланың тормышы газапка әйләнмәсен өчен, бүгеннән үк нинди чаралар күрергә соң? Күпчелек ата-ана баласы мәктәпкә ияләшә алмый интегер дип тә борчыла, аңа ничек ярдәм итеп булуы турында уйлый. 1. Көн тәртибеннән...