(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Аксубай районының Иске Кирәмәт авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган, зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фаҗига Чистай - Аксубай трассасының 49 нчы чакрымында була. Һәлакәт урынында 102 нче бүлек коткаручылары, полиция хезмәткәрләре, табиблар һәм Аксубай районы администрациясе хезмәткәрләре эшли.
Булган хәлнең сәбәпләре ачыклана.





Нет комментариев