27 сентябрь 2013 яңалыклары
-
17 яшьлек Татарстан егете 16 каттан ташланган
Кичә Чаллыда 17 яшьлек егет 16 каттан ташланган! Җирдә ятучы егетне күрүчеләр шунда ук "Ашыгыч ярдәм" чакырталар, ләкин инде соң була. Бичара егетнең дуслары әле дә бу хәлгә ышанып бетә алмый. Кайберәүләр аны ярамаган мәтдаләр куллануда да гаепли. Ләкин егетнең танышлары моны кире кага. Чаллы егете үз-үзенә кул салу турында...
-
Татарстанда 8 айлык сабый коляскасында тончыгып үлгән
Кичә Алабугада Покровская урамындагы бер фатирда асфиксия билгеләре белән 8 айлык бала табыла. Әлеге факт буенча сабыйның әнисенә җинаять эше кузгатылды. Башлангыч версия буенча, ул көнне 34 яшьлек әни кеше олы улын алып кайтырга дип мәктәпкә китә. Ә кечкенә 8 айлык улын берүзен балалар коляскасында утыртып калдыра. Кайткач, хатын-кыз сабыен...
-
Балаларын “Әллүки”гә йөртүчеләр уңды: хәзер бакчада 53 бала “Май нейм из...”ны өйрәнә
-Уот из е нейм? -Май нейм из Гулназ... Май нейм из Алина... Бакчада балаларның әнә шулай инлизчә сөйләшүенә инде гаҗәпләнмәскә дә буладыр. Бигрәк тә "Әллүки"дә.
-
Узган ел Кабак бәйрәмендә "Иң зур кабак" номинациясендә җиңү яулаган Илсөяр Кәбирова быелгы кабак уңышы белән дә шакктаттыра [фото]
-
Иртәгә Сабада Кабак бәйрәме узачак: кабак бәлеше ашарга килегез
Соңгы елларда районыбызда көз тамашасына тагын бер үзенчәлекле чара - Кабак бәйгесе дә өстәлде. 28 сентябрьдә сәгать 10да Сабаның спорткомплексында "Кабак" бәйрәме үткәреләчәк. Яшелчәләр "патшабикә"сен быел да мул үстерүчеләрне инде 9 тапкыр оештырылучы традицион бәйгедә актив катнашырга чакырабыз. Бик күңелле булачак.
-
Социаль пакетмы, акчамы: мәсьәләне хәл итәргә санаулы көннәр калды
1 октябрьдә инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү җыелмасына яки аннан баш тартуга гариза бирү вакыты төгәлләнәчәк. Аннан соң федераль ташламаларга хокуклылар, бик теләсәләр дә, акчалата компенсацияне бушлай дарулар алуга алыштыра алмаячаклар. Пенсия фондының районара идарәсе калган санаулы көннәрдә мәсьәләне уңай хәл итәргә чакыра. Хәзерге көнгә 72 кеше идарәгә килеп, социаль пакеттан...
-
Өлкәннәр көне якынлаша: иртәгә өлкәннәрне бушлай мунча, кайнар чәй көтә
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан олы яшьтәгеләр Сабада - 28 сентябрьдә (14-19 сәгатьләрдә), Шәмәрдәндә 28-29 сентябрьдә бушлай мунча хезмәтеннән файдалана алачаклар. Шулай ук Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре өлкәннәргә кайнар чәй дә оештырачак.