Татарстанда 8 айлык сабый коляскасында тончыгып үлгән
Кичә Алабугада Покровская урамындагы бер фатирда асфиксия билгеләре белән 8 айлык бала табыла. Әлеге факт буенча сабыйның әнисенә җинаять эше кузгатылды. Башлангыч версия буенча, ул көнне 34 яшьлек әни кеше олы улын алып кайтырга дип мәктәпкә китә. Ә кечкенә 8 айлык улын берүзен балалар коляскасында утыртып калдыра. Кайткач, хатын-кыз сабыен...
Кичә Алабугада Покровская урамындагы бер фатирда асфиксия билгеләре белән 8 айлык бала табыла. Әлеге факт буенча сабыйның әнисенә җинаять эше кузгатылды. Башлангыч версия буенча, ул көнне 34 яшьлек әни кеше олы улын алып кайтырга дип мәктәпкә китә. Ә кечкенә 8 айлык улын берүзен балалар коляскасында утыртып калдыра. Кайткач, хатын-кыз сабыен коляскада асылынган хәлдә күрә. Ул вакытта сабый инде җан-тәслим кылган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев