28 июль 2022 яңалыклары
-
«Нигә коткардыгыз инде? Яшисем килми минем...»
Илшат, альбомны ачып, бер фотосурәтне кулына алды. Рәсемнән аңа иңнәренә дулкынсыман таралып төшкән алтынсу-сары чәчле, түгәрәк тулы йөзле, зәңгәр күзле чибәр кыз бага иде. Өстендәге эш киеме дә гәүдәсе сылулыгын каплый алмый. Йөзендә – эчкерсез елмаю. Илшат фотосурәтнең арткы ягына күз салды. Анда рус телендә: «Илшатка Светланадан. Гомерлеккә онытканчы, сирәк булса да, исеңә төшер!» – дип язылган иде.
-
Саклык Банкы 20 елга беренче тапкыр хәбәр бәясен арттыра
Банк җибәргән хәбәр өчен, карта төренә карап, аена 40 сумнан 70 сумга кадәр түләргә туры киләчәк.
-
Татарстан сулыкларында 39 кеше үлгән, шул исәптән 8 бала
2022 елның су коену сезонында Татарстан сулыкларында 39 кеше үлгән, алар арасында – 8 бала. Үлем очракларының төп сәбәбе –җиһазландырылмаган урыннарда су коену, хәл начарлану аркасында, суга төшеп китү. 41 кеше коткарылган, шул исәптән ике бала. Суда барлыгы 49 гадәттән тыш хәл теркәлгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.
-
Медицина учреждениеләрендә битлек кияргә киңәш итәләр
Медицина оешмаларына килүчеләргә һәм пациентларга элеккечә үк битлек кияргә киңәш ителә. «Татар-информ»га бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.
-
Вак моториканы яхшырту нәниләргә дә, өлкәннәргә дә файдалы шөгыль
«Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар йорты"нда медицина хезмәткәрләре тарафыннан вак моториканы яхшырту өчен дәресләр үткәрелде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен онытма
Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Җәйне күңелле каршы ал – юл йөрү кагыйдәләрен онытма! » дип исемләнгән йомгаклау чарасы узды.
-
Тамырларны укроп чистарта
Хәзер инсульт, йөрәк өянәге кичерүче яшьләр күбәеп китте. Атеросклероз булдырмау өчен кан тамырларын чиста тотарга кирәк.
-
Балалар каникул вакытында хезмәттә чыныга
Укучыларның җәйге каникулларының ике ае узып та бара. Өч ай каникулда ял итәргә дә, эшкә урнашып хезмәт чыныгуы алырга да мөмкинлекләр җитәрлек. Хезмәт эшчәнлеге укучыларның киләчәктә һөнәри юнәлеш алырга ярдәм итсә, икенчедән гаилә бюджетын тулыландырырга мөмкинлек бирә.
-
Россиядә инвалидлык алу кагыйдәләре гадиләштерелде
1 июльдән инвалидлык алу өчен өйдән чыгарга да кирәкми - бөтен процедураны читтән торып үткәрергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета»да кайнар элемтәдә Россия хезмәт министры урынбасары Алексей Вовченко сөйләде.