Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медицина учреждениеләрендә битлек кияргә киңәш итәләр

Медицина оешмаларына килүчеләргә һәм пациентларга элеккечә үк битлек кияргә киңәш ителә. «Татар-информ»га бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

Министрлыкта искәртүләренчә, битлек кию бары тик медицина персоналына гына мәҗбүри. Бу профилактика чарасы Татарстанда кайбер ковид-чикләүләр бетерелгәндә дә саклана. Медицина учреждениеләренә килүчеләргә битлек киеп йөрү киңәш ителә.

«Медицина оешмаларында төрле вируслар йөри, шуңа күрә монда битлек режимы бетерелмәде диярлек. Хастаханәгә килгәндә, битлек кию мәҗбүри дигән таләп юк, әмма мин кияргә киңәш итәр идем, чөнки анда авыру кешеләр дә килә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов.

 

 

 

 

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев