28 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Әниләр бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында әниләрне тәбрикләделәр [+фото]
Әниләр бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында әниләрне тәбрикләделәр. Әлеге чарага Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаенан тол аналар, Мәдәният елы хөрмәтенә мәдәният өлкәсендә эшләүче һәм районның башка тармакларында хезмәт куючы әниләр җыйналган иде. Әнкәйләрне тәбрикләп, район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов ихлас теләкләрен җиткерде. Район үзешчәннәре җыр-биюләр белән бүлкәләде.
-
Бүген сабалылар бушлай каннарын тикшертте [+фото]
Бүген район үзәк хастаханәсендә урнашкан "Хәрәкәт" медицина үзәге ИМҖ "Спасение" ҖЧҖ белән берлектә Шикәр авыруына каршы көрәш көненә багышланган чара уздырды - һәр килгән кеше түләүсез рәвештә шикәргә канны тикшертте һәм шикәр авыруы турында эндокринолог һәм фитотерапевт чыгышларын тыңлады.
-
Андрей самбо буенча Татарстан беренчелегендә - өченче
Казанда 15-17 ноябрьдә 1997-1999 елгы яшүсмерләр арасында самбо буенча 16 командадан 140 спортчы катнашында үткәрелгән Татарстан беренчелегендә Саба спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Андрей Марков 52 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында III урынны алды.
-
Казан-Шәмәрдән юлында фаҗига: корбаннар бар
22 ноябрь көнне 23 сәгать 40 минутта Казан-Шәмәрдән юлының 81нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте була - "ВАЗ-21102" һәм BMW машиналары бәрелешә. 1994 елгы "ВАЗ-21102" машинасы шоферы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый, каршы як полосага чыга һәм BMW машинасы белән бәрелешә. "ВАЗ-21102" машинасы шоферы һәлакәт урыныда ук җан бирә. Ә...
-
Игътибар: районыбызның барлык авыл һәм шәһәр җирлекләрендә референдумнар үткәрелә
30 ноябрь - якшәмбе көнне районыбызның барлык авыл һәм шәһәр җирлекләрендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен референдумнар үткәреләчәк. Гражданнарны торак пунктларыбызның төзеклеге хакына тавыш бирүдә актив катнашырга чакырабыз.
-
Хөрмәтле райондашлар, бердәмроссиялеләр!
Агымдагы елның 1 декабрендә "Бердәм Россия" сәяси партиясе үзенең 13 еллыгын билгеләп үтә. Бүген "Бердәм Россия" партиясе илебездәге сәяси тормышының аерылгысыз өлеше булып әверелде.