29 май 2015 яңалыклары
-
Чәбки-Саба авылында мәчет ачылышы [фоторепортаж]
-
Байлар Сабасында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Бүген, 29 май көнне, сәгать 10:49 минутта Байлар Сабасы, Закиров урамында юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Һәлакәт сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана.
-
90 нчы елларда туганнарга нәрсә яный
Лондонның университет көллияте хезмәткәрләре 56 меңнән артык кешенең сәламәтлек торышы мәгълүматларына анализ үткәргән. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 1990 елдан соң туган 20 процентка якын егетләр һәм 25 процент кызлар симерүдән һәм шуңа бәйле башка авырулардан интегә икән. Башка буыннарда бу күрсәткеч 11 проценттан артмый ди. Галимнәр 90 нчы елгыларның күпләп симерү...
-
Зоопаркта аю белән сугышкан [+фото]
Әлеге хәл Польшада - Варшава зоопаркында булган. Әлеге адымга барырга нәрсә җәлеп иткәндер, 32 яшьлек ир-ат койма аша үтеп, Сабина кушаматлы ана аю торган урынга кергән. Алай гына да түгел, ир-ат аюны котыртып, аның белән сугышып алырга да булган. Ир-ат аюга берничә тапкыр суккан, шу ук вакытта үзе аның һөҗүменнән...
-
Дмитрий Медведев: "Киләсе елда хезмәт хаклары артырга тиеш"
Россиядә киләсе елга хезмәт хакларын индексацияләү тәртибенә кагылышлы мәсьәлә каралачак. РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Финанс министрлыгына, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына, Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый йөкләмә биргән. Хезмәт хакларын һәм социаль түләүләрне индексацияләү, шулай ук кайбер категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсе якын киләчәктә эшкәртелергә тиеш. Моннан тыш, бюджет...
-
Балалар белән җәйге сәяхәтләр өчен популяр шәһәрләр арасында Казан - өченче
Казан балалар белән җәйге сәяхәтләр өчен популяр шәһәрләр арасында өченче урынны били. Балалар белән сәяхәтләр өчен популяр җәйге туристлык юнәлешләре рейтингы Oktogo.ru. кунакханәләрне онлайн-броньлау сервисы мәгълүматлары буенча төзелгән. Рейтинг 1 июньнән 31 августка кадәр балалар белән яшәү өчен кунакханәләрне броньлау мәгълүматларына нигезләнеп әзерләнгән. Балалар белән җәйге ял өчен Россиянең иң...
-
Байлар Сабасында "Сабантуй" бәйрәменә бирнә җыю дәвам итә
-
35 яшьлек ир-ат ваннада батып үлгән
35 яшьлек ир-ат үзнең ваннасында кулына сыра шешәсе тоткан хәлдә тончыгып үлгән. Әлеге хәл Чаллыда 42 нче комплекстагы йорт фатирларының берсендә була. Туганнары әйтүенчә, ир-ат эштән кайткан да ванна бүлмәсенә бикләнгән. Озак чыкмагач, аңа кычкырып карыйлар, җавап булмагач ишекне ватарга булалар. Медиклар килгәндә ул үлгән була. Алдан фаразлаулар буенча ир-ат...
-
Эх син, кеше...
Әллә олыгаела инде шунда, әллә башка нәрсә - күптән түгел ямь-яшел чирәмдә, ата-анасы сагыннан ерак китми генә, тырыша-тырыша шул чирәмне йолкырга маташкан сап-сары каз бәбкәләрен күреп, исем китеп тордым.
-
"Таңнар бергә атар" - Зәйнәп Фәрхетдиновадан өр- яңа клип
Зәйнәп Фәрхетдинова "Таңнар бергә атар" дигән җырына клип төшергән. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Туйлар.ру
-
Казанда билгесез кеше ике баланы пистолеттан атып яралаган
Травматик коралдан ату аркасында яраланган малайларның икесе дә хастаханәгә озатылган. Пуля өченче баланың аяк киеменә генә тиеп калган. Кичә, 27 майда, 12 яшьлек Ядегәр исемле малайның эченә атып яралыйлар. Кем атканын бала күрми дә калган. Бу үәлне күреп калучылар да булмый. Малайны тиз арада хастаханәгә озаталар һәм операция ясыйлар. Ул...
-
Татарстанда эшсезләр саны күпме
Статистик мәгълүматларга караганда, 26 майга Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 17431 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 261 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе дә кимеде һәм бүгенге көндә 0,85 % күрсәткечендә саклана, дип хәбәр итә ТРХезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. Республиканың...
-
Татарстанда аномаль эссе һава саклана
"Уртача температура 9 градуска кадәр югары аномаль эссе һава шартлары антициклон йогынтысы белән бәйле, шулай ук республика - төньяк-көнбатыш циклонның җылы секторында", - дип сөйләде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина белдерде.