Зоопаркта аю белән сугышкан [+фото]
Әлеге хәл Польшада - Варшава зоопаркында булган. Әлеге адымга барырга нәрсә җәлеп иткәндер, 32 яшьлек ир-ат койма аша үтеп, Сабина кушаматлы ана аю торган урынга кергән. Алай гына да түгел, ир-ат аюны котыртып, аның белән сугышып алырга да булган. Ир-ат аюга берничә тапкыр суккан, шу ук вакытта үзе аның һөҗүменнән...
Әлеге хәл Польшада - Варшава зоопаркында булган. Әлеге адымга барырга нәрсә җәлеп иткәндер, 32 яшьлек ир-ат койма аша үтеп, Сабина кушаматлы ана аю торган урынга кергән.
Алай гына да түгел, ир-ат аюны котыртып, аның белән сугышып алырга да булган. Ир-ат аюга берничә тапкыр суккан, шу ук вакытта үзе аның һөҗүменнән дә сакланырга тырышкан. Ахыр чиктә, яраланган ир-ат әлеге урыннан табан ялтыраткан. Соңрак явыз ир-атны хастаханәдә табып алганнар. Хәзер аңа аюны котыртканы өчен 270 доллар күләмендә штраф түләргә туры килмәгәе.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев