29 июнь 2021 яңалыклары
-
30 июньгә һава торышы
30 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчле җил исәчәк. Төнлә +18..+23˚, көндез +29..+34˚ градус.
-
Шәмәрдән авыл җирлегендә "Безнең ишегалды" программасы
Шәмәрдән авыл җирлегендә Совет урамындагы 4нче йорт, М. Горький урамы 8, 10, 10А йортларында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.
-
Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән килүче абитуриентлар саны 20 процентка арткан
2 июльдә вузларга абитуриентлардан гаризалар саны артачак.
-
«Әллүки»дә тәҗрибә һәм экспериментлар көне
«Әллүки» балалар бакчасында җәй көне бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар уза. Бүген көн экспериментлауга багышланган иде, аның максаты-балаларны суның кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру, кул астындагы предметларны кулланып, катлаулы булмаган тәҗрибәләр үткәрергә өйрәтү.
-
Татарстанда йөкле хатын-кызларга һәм мохтаҗ гаиләләргә яңа пособиеләр түләнә башлый
Түләүләрнең күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезендә билгеләнә.
-
Вакцинация буенча карар кабул итү өчен антитәнчекләргә тестлар ясарга киңәш ителми
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы гадәти тест нәтиҗәләре буенча коронавируска вакцинация ясау зарурлыгын бәяләмәскә киңәш итте.
-
Атна уртасында Татарстанда аномаль эсселек кими башлаячак
Көнбатыштан хәрәкәт итүче актив атмосфера фронтлары кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк.
-
Пүкәл авылында яңгыр сорап истиска намазы укылды
Кыздыра гына... Эсселек чигенергә уйламый да, температура көндезләрен 40 градуска кадәр җитә. Һәм бер тамчы да яңгыр яумый... Шул сәбәпле, Пүкәл авылында яңгыр сорап истиска намазы укылды. Аллаһ Тәгалә кылган гыйбадәтебезне кабул итәр, корылык куркынычыннан аралар, кырларыбыз өстендә шифалы яңгырлар яудырыр, мул игеннәр җыеп алырга мөмкинлек бирер, дип ышанып калабыз.
-
Спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының бишенче этабы
26нчы июнендә “Сабантуй” ату комплексында спортинг-компакт буенча Татарстан Республикасы Кубогының туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган 5нче этабы үтте. Ярышта Ижау, Казан, Киров, Байлар Сабасыннан спортчылар көч сынашты.
-
«Эх, чабата, чабата башы кыек…» уен-фесты
28нче июнь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече А.М. Вәлиева «Җыр сөючеләр» үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән «Эх, чабата, чабата башы кыек...» уен-фесты үткәрде. Чара барышында татар халык җырлары һәм баян астында биюләр башкарылды. Традицион «Бормалы», Яулык салыш», «Чабата биюе» уеннары уйналды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды. Барысы да яхшы ял иттеләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.
-
Лесхозда «Нептун көне»
25нче июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты территориясендә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Нептун көне» дип исемләнгән күңелле һәм искиткеч җәйге бәйрәм үткәрелде. Нептун көне икенче ел үткәрелә һәм бу бәйрәм балаларның күңелләренә бик хуш килде: күңелле, дәртле, ә иң кызыгы – су сибешү. Балалар Нептун үзе - диңгез Алласы килгән якты тамашада катнаштылар. Бу эссе җәйге көндә су коену үзе бер ләззәт. Бәйрәм ахырында Нептун барысына да сәламәтлек, яхшы һәм күңелле җәй теләде һәм киләсе елга килергә вәгъдә бирде. Бәйрәм барысына да ошады, беркем дә коры килеш өенә кайтып китмәде китмәде.