Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Атна уртасында Татарстанда аномаль эсселек кими башлаячак

Көнбатыштан хәрәкәт итүче актив атмосфера фронтлары кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк.

Бу атна уртасында Татарстанда аномаль эсселек кими башлаячак. Температура фонының түбәнәю сәбәбе – аномаль эссе һава торышы урнашуга сәбәп булган антициклон акрынлап үз «хакимлеген» югалтачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фаразлардан күренгәнчә, көнбатыштан хәрәкәт итүче актив атмосфера фронтлары кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, аның тизлеге урыны белән 23 метрга җитәргә һәм боз яварга мөмкин.

Чәршәмбе көнне, 30 июньдә, төнлә республикада һава температурасы +18, +23, көндез +29, +34, пәнҗешәмбе көнне, 1 июльдә, төнлә +16, +21, көндез +26, +31 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның башлангыч фаразларыннан күренгәнчә, 2 һәм 3 июльдә республика территориясендә тотрыксыз һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. «Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +23, +28 градус тәшкил итәчәк», - дип искәртә белгечләр.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар Татарстанда эсселек +37 градуска кадәр җитү сәбәпле шторм кисәтүе игълан иткән иде.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев