29 октябрь 2013 яңалыклары
-
Татарстанда кабат юл-транспорт һәлакәте: 2 кеше авария урынында җан биргән [+фото]
27 октябрьдә Татарстанның Лениногорск районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. "Лада-Калина" машинасы шоферы - 30 яшьлек хатын-кыз юлның каршы ягына чыга һәм "99нчы Лада" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 62 яшьлек "99нчы Лада" шоферы һәм аның 37 яшьлек пассажиры һәлакәт урыныда ук җан бирә. Арткы утыргычта 3 яшьлек сабый да була. Ул исән...
-
Районыбыз оешмалары бизнес-проекларын яклап, грант оттылар
«Лизинг-Грант» республика конкурсының алдагы этабында безнең районнан үзләренең бизнес-проектларын яклап 4 оешма катнашты - "Авыл хуҗалыгы" проекты белән "ТАТАГРО", "Тимер төзелеш эшләнмәләре җитештерү" проекты белән "Төзелеш конструкцияләре заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятләре, "Керамзит блок һәм брусчаткалар җитештерүне оештыру" проекты белән Мөхәмәдиева Л.В. шәхси предприятиесе, "Саба районында атлар үрчетү" проекты белән "Хурамшин...
-
Университетның җәмәгать эшләрендә, конкурс-фестивальләрдә актив катнашкан студентларга 25 мең сум бирәләр
Казан шәһәре Казан Федераль университеты бинасында «Театрлар дөньясы» исемле Республика фестивале узды. Анда «Илһам» иҗат төркеме әгъзасы, республика конкурслары лауреаты Сөмбел Билалова да катнашты (җитәкчесе Әлфия Шәйдуллина). Ул шагыйрә Асыя Юнысованың «Камаллар өендәге көзге» исемле шигырен сөйләде. Шушы көннәрдә Сөмбел университетның җәмәгать эшләрендә, конкурс- фестивальләрдә актив катнашканы өчен 25 мең...
-
Муниципаль хезмәткәрләр костюм-чалбарларын спорт киемнәренә алыштырдылар [фото]
Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр спартакадасының зона ярышлары үтте.
-
Сабалылар Йошкар-Оладан зур җиңүләр белән кайттылар
26 октябрь көнне Марий Эл республикасы, Йошкар-Ола шәһәрендә "Халкым мирасы" Регионара фольклор коллективлары фестиваль-конкурсы булып узды.
-
Сабада икенче ачык балалар театр сәнгате конкурсы үтте: районда Шәүкәт Биктимеровның дәвамчылары үсеп килә [+фото]
Исән булса бу көннәрдә якташыбыз, СССРның һәм Татарстанның халык артисты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровка 85 яшь тулган булыр иде.
-
Шәмәрдәндә республика “Аҗаган-2013” хәрби-спорт уенының зона этабы узды [+фото]
СССР заманында "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары яшьләрнең ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү программасының мөһим өлеше иде.