Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз оешмалары бизнес-проекларын яклап, грант оттылар

«Лизинг-Грант» республика конкурсының алдагы этабында безнең районнан үзләренең бизнес-проектларын яклап 4 оешма катнашты - "Авыл хуҗалыгы" проекты белән "ТАТАГРО", "Тимер төзелеш эшләнмәләре җитештерү" проекты белән "Төзелеш конструкцияләре заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятләре, "Керамзит блок һәм брусчаткалар җитештерүне оештыру" проекты белән Мөхәмәдиева Л.В. шәхси предприятиесе, "Саба районында атлар үрчетү" проекты белән "Хурамшин...

«Лизинг-Грант» республика конкурсының алдагы этабында безнең районнан үзләренең бизнес-проектларын яклап 4 оешма катнашты - "Авыл хуҗалыгы" проекты белән "ТАТАГРО", "Тимер төзелеш эшләнмәләре җитештерү" проекты белән "Төзелеш конструкцияләре заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятләре, "Керамзит блок һәм брусчаткалар җитештерүне оештыру" проекты белән Мөхәмәдиева Л.В. шәхси предприятиесе, "Саба районында атлар үрчетү" проекты белән "Хурамшин Илназ Фанисович" крестьян(фермер) хуҗалыгы. Конкурсантлар барысы да үз проектларын уңышлы яклап, гомуми 13690,6 мең сумлык грант оттылар.

Конкурсның алдагы этабында катнашу өчен тагын 4 оешма - "Миннебаев В.Ю", "Мөхәмәтшин З.З." крестьян(фермер) хуҗалыклары, «НПП АпиВетСервис», "Һәркем алырлык белем" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре документларын эшләп тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X