29 октябрь 2014 яңалыклары
-
Яңа туган сабыен 7нче каттан ыргыткан ананы хөкем иттеләр
Казанның Идел буе районы прокуратурасы, яңа туган баласын үтергәне өчен, 24 яшьлек кызны хөкем итте. 19нчы август көнне Римма Сайкун Казандагы кунакханәләрнең берсендә бала таба. Шуннан соң кечкенә нарасыйның муенына су тутырылган пластик шешә белән берничә мәртәбә суга. Аннары тере баланы полиэтилен пакетка салып, кунакханәнең 7нче катыннан ыргыта. Башы һәм...
-
Районыбыз шашкачылары Татарстан чемпионатында чемпион исемен яуладылар
Октябрь ахырында Актанышта инвалидлар арасында шашка-64, шашка-100 һәм шахмат уеннары буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Әлеге ярышлар тулысынча диярлек Саба районы командасы өстенлеге белән барды. Хәмит Вәгыйзов ике төр шашкада да беренчелекне алды һәм турнир барышында нибары ярты очко гына югалтып, абсолют алдынгы нәтиҗәгә иреште. Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов шахматтан - 3нче,...
-
Сак булыгыз: социаль мошенниклык очраклары артты
Татарстан Республикасы буенча төрле социаль мошенниклык очракларының артуы сәбәпле, 2014 елның 23 октябреннән 3 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан "Сак булыгыз, мошенниклар!" акциясе үткәрелә. Акция кысаларында әлеге төр җинаятьнең схемаларын аңлату максатында халык белән очрашулар үткәрелә. Иң элек төрле алдакчылар тозагына капмау, финанс һәм матди зыян...
-
Яшүсмер кайнар ваннада пешеп үлгән
Чаллыда яшәүче 14 яшьлек ДЦП белән авыручы егет ваннага керә һәм кайнар суда пешеп, аңын югалтып, суга бата. Баланың үле гәүдәсен әтисе күреп ала һәм "ашыгыч ярдәм" чакырта. Медиклар балага ярдәм күрсәтә алмый. Хокук саклау хезмәткәрләре тикшерү уздыру. Җинаять эшен кузгату-кузгатмау мәсьәләсе хәл ителә. Интертат.ру.
-
Җиңел машина белән трактор бәрелешкән: корбаннар бар [фото]
27 октябрь кичендә, 6 туларга 15 минутта, Базарлы Матак - Болгар машина юлының 39 нчы чакрымында "Ниссан Альмера" алдында барган "МТЗ" тракторына бәрелгән, җиңел машина юлдан төшеп капланган һәм аңа ут капкан. Алдан алынган белешмәләр буенча, җиңел машинадагы руленә утырган 1987 елгы егет юл йөрү кагыйдәләренең 9.10 һәм 10.1 пунктларын...
-
Шәмәрдән халкы зарлана: хастаханәнең запас ишеге ник ачылмый?
Шәмәрдәндә яшәүче Флера Әбедкарәмова өлкәннәр исеменнән Шәмәрдән участок хастаханәсенең беренче каттагы теш бүлегенә килүчеләрнең 2нче каттан озын коридорлар аша әйләнеп йөрергә мәҗбүр булулары турында хәбәр иткән иде. "Таякка таянган өлкәннәр өчен алай йөрү бик кыенга килә. Шуның аркасында кайберәүләр мин Шәмәрдәнгә барганчы Казанга барам дип такси яллап Казанга ук чыгып...
-
Сабада вакансияләр ярминкәсе үтте: дистәдән артык эш бирүче 31 төрдәге хезмәт урыны тәкъдим итте
24 октябрьдә Саба спорт комплексында үткән вакансияләр ярминкәсендә 13 оешма эш тәкъдим итте. Әмма ярминкәнең үзендә, мине алыгыз әле, дип теләк белдерүче күренмәде.
-
Быел 9 айда безнең районда 22 кеше инсульт кичергән
29 октябрьдә планетада инсультка каршы бөтендөнья көрәше көне билгеләп үтелә. Бу куркыныч чир хәзер колачы ягыннан миокард инфарктын да узып китте. Дөньяда ел саен 400 меңнән артык кешегә инсульт диагнозы куела. Күбесе үлә яки инвалид кала. Быел 9 айда безнең районда 22 кеше инсульт кичергән. Баш миенә кан саву билгеләре...