30 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Урам юллары – көн кадагы
Җирле үзидарәләрдә халык белән очрашулар дәвам итә. Узган атнада җыеннар Явлаштау һәм Иштуган авыл җирлекләрендә үтте.
-
Алло, такси кирәк...
Бу атнада хокук саклау һәм контрольлек итү органнары җитәкчеләренең Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасында авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары катнашында үткән ведомствоара киңәшмәсендә законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнү һәм моңа каршы көрәшнең перспективалары тикшерелде.
-
Рус телен яхшы белсәң
Саба гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Резеда Рәхимова (укытучысы Гөлнур Байкиева) рус әдәбияты буенча укучыларның Бөтенроссия регионара фәнни олимпиадасы призына ия булды.
-
“Юлбат”лылар сава белә
Кышлату чорында сөт җитештерүдә "Юлбат" җәмгыятендә тотрыклы үсеш алына. Бүгенге көндә сыерларның продуктлылыгын 22,3әр килограммга җиткерделәр. Узган ел бу чорда 21,7 килограмм булган. Дәүләткә 6243 килограмм сөт сатыла. Һәр сыерга аерым игътибар күрсәтеп тәрбияләүнең уңай нәтиҗәсе күренә.
-
Бәрәңге үстерергә өйрәнәләр
Бу атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге киңәшчесе Васил Кәбиров җитәкчелегендә, бәрәңгене сугарып үстерә торган "Алтын Саба-М", "Саба", "Мәртен" һәм "Урта Саба" җәмгыятьләренең баш агрономнары, 130 гектардан 430 ар центнер уңыш җыйнап алган Арча районы "Сервис агро" җәмгыятенең бәрәңге үстерү тәҗрибәсен өйрәнделәр.
-
“Аш-су”лылар булдыра
Район кулланучылар җәмгыятенең Әлфизә Исламова җитәкчелегендәге "Аш-су" җәмгыяте быел да Германиянең Берлин шәһәрендә узган "Яшел атна" Халыкара күргәзмәсендә югары сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, Германия һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыкларының Дипломнарына лаек булды.