Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урам юллары – көн кадагы

Җирле үзидарәләрдә халык белән очрашулар дәвам итә. Узган атнада җыеннар Явлаштау һәм Иштуган авыл җирлекләрендә үтте.

Гадәттәгечә җирлек башлыклары һәм полиция участогы вәкаләтлеләренең хисап чыгышлары тыңланды, узган ел башында халык тарафыннан бирелгән йөкләмәләр үтәлеше тикшерелде. Явлаштау авыл җирлеге үз биләмәсендә Мишәбаш авылын да берләштерә. Ике авылда 769 кеше яши. Борчыганы - туучыларның аз һәм үлүчеләрнең күп булуы. Бер елда халык саны 7 кешегә кимегән. Мөгезле эре терлекләр саны да нык азайган. 2002 елда 184 баш сыер булса, ун ел эчендә алар 126га гына калган.

Шуңа да карамастан халыкның яшәеш дәрәҗәсе югарылыгын билгеләүче күрсәткечләр дә бар. Бүген 10 гаилә йорт төзелеше алып бара. 2006-2011 елларда 9 хуҗалык 10 миллион 50 мең сум субсидия алган, шулардан 5се - яшь гаилә. Торак шартларын яхшырту буенча тагын 20 гаиләдән гариза кергән. Җирлек башлыгы Наил Фәйзуллинның хисап чыгышыннан соң бирелгән сорауларда әлегә күпләрне борчыган мәсьәлә - урамнарны, су чыганакларын, чишмәләрне төзекләндерү кирәклеге ачыкланды. Явлаштау һәм Мишәбаш кешеләре дуңгыз фермаларыннан чыккан калдыкларның табигатьне пычратуына да зарландылар. Шулай ук елгага чүп түгү мәсьәләсе дә уртага салып сөйләшенде. Явлаштауда кәрәзле телефон тотмавы, сугышта һәлак булганнарга куелган һәйкәлне ремонтлау, зират коймаларын яңарту кирәклеген дә күтәрделәр.

Иштуган авылында үткән җыенда җирлек башлыгы Ренат Галиәхмәтовның 2011 елга хисабы тыңланды. Бу җирлек тимер юлда урнашканлыгы һәм анда 23 милләт вәкиле яшәгәнлеге белән үзенчәлекле. Ел дәвамында алар белән 4 очрашу үткәрелеп төрле мәсьәләләр каралган. Җирлекнең еллык бюджеты 3 миллион 325 мең сум булган. Җирлек башлыгы Иштуган мәктәбенә быел 20 ел тулачагы, ремонт кирәклеге турында әйтте.

(Дәвамы "Саба таңнары"нда).

И.Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хужалыгы

2
X