30 апрель 2015 яңалыклары
-
Шәмәрдән авылында шәхси йортта янгын чыккан [+фото]
Бүген 30 нче апрель көнне, сәгать 10:07 минутта Саба районы Шәмәрдән авылының Пионер урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыга. Зыян күрүчеләр һәм ут чыгуның төп сәбәбләре әлеге вакытта ачыклана. ,
-
Өлкәннәргә - бүләк
27 апрель көнне районыбызның тыл һәм хезмәт ветераннары Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында булып кайттылар.
-
Прәннек ашаган үгезнең ите тәмле
Авыл хуҗалыгында беркайчан да тотрыклылык булмаган. Халык күпләп сыер тота башласа, сөт бәясе төшә, итчелек белән шөгыльләнсә, итне кая куярга белми аптырыйлар. Ярый ла, сөтне арзан бәягә булса да алып китәләр, ит җыю турында инде кайчаннан бирле шауласалар да, әлегәчә хәл итә алганнары юк. Әмма авыл халкы кул кушырып утырырга...
-
Казан укучысы математика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады
Белем һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов һәм системаның башка җитәкчеләре катнашты. Искәртеп узабыз: олимпиаданың йомгаклау сынаулары 23-29 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында үткәрелде. Анда Россиянең 50 төбәгеннән 357 югары сыйныф укучысы көч сынашты. Республика данын яклап анда 20 укучы катнашты. Олимпиада...
-
Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне армиягә алмаска
Иваново өлкә думасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә шундый тәкъдим юллаган. Җирле депутатлар фикеренчә, авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләрне армиягә барудан кичектереп тору мөһим. - Авыл хуҗалыгы тармагының үсеше тулысынча кадрлар белән тәэмин ителешкә бәйле, - ди депутатлар. - Шуңа да профильле югары яки һөнәри урта белем алып, авыл хуҗалыгында эшләргә, авылда яшәргә...
-
1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме
Хөрмәтле райондашлар! Һәрбарчабыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме якынлаша. Еллар бер-берсен алыштырып, нинди генә сәяси һәм икътисади үзгәрешләр чорында яшәсәк тә, ул барыбыз өчен дә иң якты бәйрәм булып кала.
-
Инсульттан соң тернәкләнү өчен ботинкалар уйлап тапканнар
Красноярск медицина университеты галимнәре яңа ботинкалар моделе уйлап тапкан. Әлеге аяк киеме инсульт кичерүчеләргә тернәкләнергә ярдәм итәчәк. Нейрореабилитация өлкәсендәге тикшеренүләрне нерв авырулары кафедрасы галимнәре үткәргән. Идеяне инде 2005 елда ук гамәлгә ашырганнар, ә 2009 елда исә үзгәрешләр кертелгән яңа моделен эшләп чыгарганнар. Бүгенге көндә «Стабилизирующие платформы» дип аталган ботинкаларны җитештерү...
-
Ләйсән Гыймаеваның яңа клибы дөнья күрде [+видео]
Татар эстрадасы җырчылары бер-бер артлы клипларын тамашачыларга тәкъдим итә. Менә шушы көннәрдә Ләйсән Гыймаеваның да "Син кояшым" дип аталган җырына төшерелгән клибы дөнья күрде. Карыйбыз: Туйлар.ру
-
Исерек хәлдә машина йөртүче кечкенә кызны таптаткан
Бу хәл Түбән Мактамада була. KIA Spectra машинасында исерек шофер җәяүлеләр юлына менә. Юл янында торган кызчыкның аяклары өстеннән чыга һәм өстәвенә өч машинага зыян китерә. Исерек шофер юл һәлакәте урыныннан кача. Әлмәт таңнары
-
Берлинда Рейхстагка кызыл әләм куелганга бүген нәкъ 70 ел [+фото]
-
“Динамо-Казан” кызлары – 5 нче тапкыр чемпион
Соңгы арада спорт өлкәсендә безнең волейболчыларыбызның уңышлары сөендерә. Әле яңа гына "Зенит"лылар алтын медаль яулаганнар иде, инде менә "Динамо-Казан" волейбол командасы Россия чемпионаты финалының өченче матчында җиңүгә иреште. Бу аларның бишенче алтын медальләре. Ришат Гыйләҗетдинов җитәкчелегендәге кызлар командасы "Динамо"ны үз мәйданнарында - Мәскәүдә отты. "Динамо" (Мәскәү) - "Динамо-Казан" (Казан) -...
-
Азнакайда яшәүче әти кеше 2 яшьлек кызын кыйнауда шикләнелә
Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Азнакай районы буенча тикшерү бүлегендә 34 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 117 нче маддәсенең 2 нче часте (ярдәмчесез хәлдә, шулай ук матди яки башка бәйлелектә булган балигъ булмаган затны газаплау) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Якынча версия буенча, 2015 нче...
-
Мәскәүдә мәчеткә бирелгән җирдә чиркәү төзелә
Мәскәүнең Көньяк-көнчыгыш округында Волжский бульварда кайчандыр мәчет өчен бүлеп бирелгән җирдә чиркәү төзелә. Мөселман оешмалары инде мәчет булдыру өчен барлык документларны әзерләүгә карамастан, берничә ел элек хакимият төзелешкә рөхсәт бирмәде. Район җитәкчеләре моны җирле халыкның мәчет булдыруга каршы чыгулары һәм ул урында парк төзергә җыенулары белән аңлатты. Район җитәкчесе Владимир...
-
Югары Утар балалар йортында "1 май - Хезмәт һәм Яз бәйрәме "
Күп еллардан бирле " 1 май - Хезмәт һәм Яз бәйрәме " булып билгеләп үтелә. Әлбәттә, бу көнне юкка гына хезмәт бәйрәме димәгәннәр, чөнки бу бәйрәм җиткәнче һәрбер оешма үзенең биләмәсендә өмә ясый.
-
30 апрель – янгын сүндерүчеләр көне
Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы 15 нче гасырга ук, Василий Темный патшалык иткән чорларга барып тоташа. Моннан өч гасырдан артыграк элек янгынга каршы беренче дәүләт указлары дөнья күрә. Аларда ут белән ничек эш итү кирәклеге, аңардан нинди шартларда файдалана алу мөмкин булуы турында бәян ителгән була. Петр Беренче патшалык иткән...