Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 апрель – янгын сүндерүчеләр көне

Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы 15 нче гасырга ук, Василий Темный патшалык иткән чорларга барып тоташа. Моннан өч гасырдан артыграк элек янгынга каршы беренче дәүләт указлары дөнья күрә. Аларда ут белән ничек эш итү кирәклеге, аңардан нинди шартларда файдалана алу мөмкин булуы турында бәян ителгән була. Петр Беренче патшалык иткән...

Янгыннарга каршы көрәшне оештыру тарихы 15 нче гасырга ук, Василий Темный патшалык иткән чорларга барып тоташа. Моннан өч гасырдан артыграк элек янгынга каршы беренче дәүләт указлары дөнья күрә. Аларда ут белән ничек эш итү кирәклеге, аңардан нинди шартларда файдалана алу мөмкин булуы турында бәян ителгән була.

Петр Беренче патшалык иткән чорда исә янгын сүндерү эшчәнлеге алга таба билгеле бер адым ясый. Петербургта агач йортлар төзү тыела. Шәһәрдә яшәүчеләргә үз йортларында аена бер мәртәбә мич торбаларын чистартырга әмер бирелә. Көн саен "төтен чыгару" бөтен урыннарда да рөхсәт ителми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар билгеләнә. Янгынга каршы чаралар турында инструкцияләр һәм патша указлары ул вакыт өчен шактый зур тиражлар белән бастырыла һәм кала-салаларга таратыла. Аларны якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә чиркәүләрдә кычкырып укый торган булалар.

Петр Беренче боерыгы белән ил буйлап утка чыдам крестьян ызбалары һәм ишегалларының планнары һәм рәсемнәре бастырыла. Мичләрнең төзелеше турында указны да ул яза һәм чыгара, Мәскәүдә часовнялар санын киметә. Агачтан эшләнгәнлектән аларда шәмнәрдән янгын чыгу куркынычы зур була. Тәүге янгынчылар командалары Мәскәүдә һәм Петербургта 19 нчы гасыр башында төзелә. Ләкин примитив техника, янгын сүндерү өчен нәтиҗәле чаралар булмау ут белән бик үк уңышлы көрәшергә мөмкинчелек бирми.

Әлбәттә, гасырларга сузылган тарихи еллар дәвамында норматив документларда да, янгын сүндерүчеләрнең эш шартларында да, атап әйткәндә, техника белән тәэмин ителештә күп нәрсә үзгәрә. Ләкин бер нәрсә шул килеш кала: күп еллар электәге кебек үк, бу өлкәдә бары тик кыю, батыр, тәвәккәл, фидакарь кешеләр генә эшли һәм бүген дә алар халыкның иминлеге сагында уяу хезмәт итүләрен дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев